Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы – бар яктан да камил шәхес ул

Гөлгенә Әмин кызы ВАФИНА,Арча районы Утар Аты төп мәктәбе филиалы Субаш-Аты башлангыч мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик стажы – 27 елУкытучы, укучы, ата-...

Гөлгенә Әмин кызы ВАФИНА,


Арча районы Утар Аты төп мәктәбе филиалы Субаш-Аты башлангыч мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы


Педагогик стажы – 27 ел


Укытучы, укучы, ата-ана. Шушы өч сүз нинди тирән мәгънәгә ия соң? Саный китсәң, алар бик күп. Ләкин мин шуның берсенә генә тукталам. Ул –бердәм, тату булып эшләү. Ата-ана, үз баласының укуы белән кызыксынып, укытучы белән яхшы мөгамәләдә торса, укуның сыйфаты да, тәрбия эше дә уңай якка барачак.Укытучының компетентлыгы да шунда яхшы күренәчәк. Мин үз язмамда күбрәк башлангыч мәктәп укытучысына басым ясарга телим. Чөнки башлангыч сыйныфлар укытучысы төрле фәннәрдән белем биргәнгә күрә аңа җырлый-бии дә, ягъни артист та, спортчы да, математик та һ.б. фән укытучысы да булырга кирәк. Ә ул моны булдыра да. Җиде яше дә тулыр-тулмас укырга кергән балаларга хәреф танырга һәм аларны көн саен кабатлатып әйтелешләрен һәм язылышларын истә калдырырга, кечкенә кулларына ручка тотып язарга өйрәтү кемнән килә соң? Әлбәттә, башлангыч сыйныфлар укытучысы гына моны булдыра ала. Моның өчен ул үзенең көчен дә, энергиясен дә кызганмый. Чөнки үзем дә 27 ел шушы өлкәдә – азкомплектлы башлангыч мәктәптә эшлим. Эшләү дәверемдә төрле проблемалар килеп туса да, аны чишүнең төрле ысулларын эзләп табарга тырышам. Эшләмәгән кешедә генә проблема булмый. Ә мин бу проблемалардан курыкмыйча, үз эшемне яратып, чын күңелемнән башкарам.


Илебездә нинди генә һөнәр ияләре юк. Аларны кем әзерли соң? Тагы да сабыр, галим, гадел, сәләтле һөнәр иясенә килеп «төртеләбез». Әйе, аларны укытучы әзерли. Шуңа күрә һәр һөнәр иясе безгә баш ия. Үзләренең беренче укытучыларын хәтта иң югары һөнәр ияләре дә онытмый. Алар бит яшермичә әйтәләр, башка фәннәрне укыткан укытучылар онытылырга мөмкин, ләкин беренче укытучы гомер буена онытылмый диләр. Рәхмәт аларга!


Син үз һөнәреңне сайлагансың һәм сиңа ышанып балалар тапшыралар икән, моңа җаваплы карарга тиешсен. Тормыш бит ул бер урында гына тормый. Әле генә кебек, укыта башлаганда, ручка белән план язулар, кәгазь, журнал тутырулар дисеңме һ.б. Ә хәзер яңа технологияләр заманасы килеп җитте. Без дә, кергән һәр яңа алымнарны укып, белемнәребезне үстереп, бу алымнарны эшебездә кулланабыз. Компетентлы булып тумыйсын, ә моңа эшли-эшли ирешәсен. Моның өчен укытучы үз фәне буенча соңгы казанышларны истә тотып квалификациясен күтәрә, аттестация узып, үзенең компетентлы шәхес икәнен раслый. Әле тагы төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар яулый. Укытучының халык алдында да абруе зур. Дәрестән тыш вакытларда авыл халкына аңлату эшләре алып бару, бәйрәмнәр оештыру, төрле эшләрдә катнашу һ.б – боларның барысы да укытучы җилкәсенә төшә. Ләкин нәрсә генә эшләсә дә, сыйфатлы белем һәм ныклы тәрбия бирү укытучының төп эше булып кала.


Укыту системасында элек тә укыту программаларында үзгәрешләр булып тора иде. Тик алар тавыш-тынсыз гына кабул ителеп, эшләп китә тордылар. Ә 2011 елда кертелгән яңа федераль дәүләт мәгариф стандартына ияләнеп беттек инде дигәндә генә сингапурча укытуга күчү берәүне дә битараф калдырмады. Ләкин укытучы бит ул – һәр яктан камил шәхес, ул барысын да булдыра, барысына да түзә, тырыша. Баштарак күпләрне борчуга салса да хәзер аңа да күнекте. Һаман да бертөрле программа белән генә эшләү укытучы өчен генә түгел, ә балалар өчен дә кызыклы булмас иде. Кечкенә бала һаман бер уенчык белән уйнап туйган кебек, дәрес бер калып белән генә алып барылса, тыңлап утырасылары да килмәс иде. Ә бу системаларның һәрберсенең үз методикасы. Дөрес, аларның эш системасы буенча эшләүгә авыл мәктәпләрендә бала саны аз булу бераз комачау итә. Ләкин без бит берьюлы ике сыйныф белән эшлибез һәм килеп туган авырлыкларны бергәләп чишәбез. Аннары бу системалар М.Мәхмүтовның –проблемалы укыту, Ә.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе укыту алымнарына охшашлыгы да бар. Аннары дәрес буе сингапурча укытырга димәгән, кирәк урында гына берничә элементын кертеп алсаң да бала өчен үзгәреш булып тора. Алар бигрәк тә төркемнәргә бүленеп эшләүне яраталар. Бу вакытта укучы үзләре белгән мәгълүматны җиткерә, үз фикерен әйтә ала. Иң үзенчәлекле ягы шунда: укытучыга әйтергә оялган бала фикерен язып бирә ала. Бу алым укытучы өчен дә отышлы, аңа сыйныфтагы бар укучының да белемен билгеләргә мөмкинлек тудыра. Шулай итеп, укучы һәм укытучы алдына куелган проблема бергәләп чишелә.


Әйе, инде аңлашылганча, бүген укытучыдан яңа технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап, аларны үз эшендә куллану осталыгы таләп ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ