Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы булу – зур дәрәҗә

Ләйсән Әнвәр кызы ЗАҺИДУЛЛИНА,Әлмәт районы Урман-Кәләй  урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы.Укытучы булу – зур дәрәҗә, дияргә ярата әнием. Ул – авыл укытучысы, 40 еллап гомерен мәктәпкә багышлаган,...

Ләйсән Әнвәр кызы ЗАҺИДУЛЛИНА,
Әлмәт районы Урман-Кәләй  урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы.

Укытучы булу – зур дәрәҗә, дияргә ярата әнием. Ул – авыл укытучысы, 40 еллап гомерен мәктәпкә багышлаган, хәзер инде лаеклы ялда. Ә мин, хезмәт юлымны шәhәрдә башлап, хәзер авыл мәктәбендә эшлим.


Әни белән еш очрашабыз hәм, әлбәттә, сөйләшүнең төп темасы – мәктәп. Кайвакыт шунда бәхәсләшеп тә алабыз. Ә ул үзенең беренче укытучылары Абый белән Апа мисалында оста гына бәхәскә нокта куя.


Мин бүгенге көн методикасы, техник мөмкинлекләр, компьютер, интернет hәм башкалар турында кызып–кызып сөйлим. Балаларга белем бирү юллары киң булуы турында әйтәм.


Аның үз туксаны туксан, җаен туры китереп, хәзер башлангыч сыйныф укытучылары турында сөйли башлый:


- Без табигать кочагына кереп урнашкан кечкенә генә Түреш авылында гап–гади укытучыларда белем алдык. Әй гомернең узулары, инде моңа да ярты гасырдан артык вакыт узган. Ә аларның укучыларына биргән белем – тәрбиясе бүген дә тормыш юлында озата бара. Белмим, алар нинди методика белән укытып, нинди генә технологияләр куллангандыр, әмма бала күңеленә юл тапкан, тормыш кыенлыкларын җиңәрлек рухи ныклык, камил акыл, мәрхәмәт тәрбияләгән.


Уйлап куям: шундый кечкенә генә авылдан күпме талант ияләре чыккан. Артист, очучы, шагыйрьләр...


Үзең беләсең, быел ике мәртәбә Казандагы татар зиратында булырга туры килде. Капкадан керүгә үк диярлек Г.Камал исемендәге академия театры артисты Наил Әюпов кабере. Тере чәчәкләр... Димәк, аны хөрмәт итәләр, сагыналар.


Үзеннән-үзе Абыйның көлеп сөйләгәне искә төште: “Наил ул безгә hәрвакыт, койма аша гына сикереп кереп, бәрәңге бакчасыннан менә иде. Имеш, болай – тизрәк. Авылга кайтса, беркайчан да керми калмас иде”.


Бар инде бәхетле укытучылар, бар! Шагыйрь Харрас Әюповның “Абый!..”  шигырен укыгач, моңа тагын бер кат инанасың. Ул аны беренче укытучысына – Абыйга – Хәсән Салиховка багышлый.


“Бала күңеле – язылмаган кәгазь.


Кәгазьләрегезне җилләр тараткан...


Гомер буе язганнарыгызның


Мин – бер генә бите бер тарафтан.


Кемне кая илтеп ташламыйдыр:


Җил генәме – давыл бит бу, Абый!


Югалырлык түгел язганыгыз-


Сезнең кулны күзсезләр дә таный...”


Хөкүмәт тарафыннан бирелгән нинди бүләк- дәрәҗәләре булгандыр, белмим. Әмма авыл халкы каршында абруйлары зур иде.


...Клубта кино бара... Экранда сугыш күренешләре. Абый, бөтен кешегә ишетерлек итеп, вакыйгаларга комментарий биреп бара. Олысы-кечесе, тып- тын калып, аны тыңлый. Абый, шул чакларда үзенең сугышчан юлын күз алдына китереп, тетрәнеп  сөйләгәндер, мөгаен.


Шагыйрь–укытучы Мөҗәhит Әхмәтҗанов та телевизор экраннарында еш күренә. Әле Роберт Миңнуллин белән китап дөньясы турында гәп коралар, әле “Кара–каршы” тапшыруында, әле “Җырлыйк әле”дә...


Җыр–моңга, сәнгатькә мәхәббәтне, дөньяга самими карашны безгә мәрхәмәтле Табигать–Ана үзе бүләк иткәндер. Безне бит Абый белән Апа, аеруча, май айларында урманнан кайтарып та кертмиләр иде дисәк ялгыш булмас. Алар үз телләре белән әйтеп–аңлатып бетерә алмаганны Табигать теле аша ирештергәннәр hәм, шулай итеп, нәни күңелләребезгә әйтеп бетергесез яхшылыклар язганнар, - дип сүзен йомгаклады әнием.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ