Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы – горур яңгырый!

Җәүһәрия Багданур кызы ӘХМӘТҖАНОВА,Чирмешән районы Бәркәтә урта мәктәбенең химия–биология укытучысы.Бөек педагог А.С.Макаренконың “ Сез тормышыгызның һәрбер мизгелендә тәрбиялисез... Сез ничек киенәсе...

Җәүһәрия Багданур кызы ӘХМӘТҖАНОВА,
Чирмешән районы Бәркәтә урта мәктәбенең химия–биология укытучысы.

Бөек педагог А.С.Макаренконың “ Сез тормышыгызның һәрбер мизгелендә тәрбиялисез... Сез ничек киенәсез, сез башка кешеләр турында һәм башка кешеләр белән ничек сөйләшәсез, сез ничек шатланасыз яки ничек кайгырасыз, дусларыгыз белән я дошманнарыгыз белән ничек аралашасыз, ничек көләсез... – болар барысы да бала өчен бик әһәмиятле”, - дип әйткән сүзләре бигрәк дөрес, дип саныйм мин.


Авылда туып үсеп, мин һәрвакыт авыл укытучысы булырга хыялланган идем. Авылда без үскәндә укытучы һөнәре иң ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе иде. Матур киенгән кеше “укытучылар кебек” киенгән, матур сөйләшүче “нәкъ укытучылар кебек сөйләүче”, бакча–йорт тирәләрен чиста – пөхтә тотучы “укытучылар кебек яшәүче” булган заманда укытучы булырга теләгән балалар шактый идек без. Казан педагогия институтының биология – химия бүлеген тәмамлап, Бәркәтә урта мәктәбендә инде утыз бер ел буена балаларны матурлыкны күрергә, сокланырга, гаҗәпләнергә, табигать тудырган гүзәллекне сакларга өйрәтәм


Авыл мәктәбе... Кайчандыр авылларда тормыш кайнап торганда 900 балага исәпләп салынган зур бинада хәзер балалар бакчасы да, медпункт та сыйган. Әлеге көндә инде без шук, тиктормас, кызыксынучан, яңалыкка омтылучан, күп белергә теләгән йөз балага белем һәм тәрбия бирәбез. Минем хезмәтем табигать белән тыгыз бәйле. Балаларда рухи үсешне әйләнә – тирә табигатьтәге үзгәрешләр бигрәк тә көчле тудыра. Үзе ясап куйган оя өстендәге сыерчыкның җырына сокланган, язгы бөренең ачылуын күрә белгән, иртәнге чыкның җемелдәвенә исе киткән , беренче кояш нурларына гаҗәпләнә алган бала беркайчан да явыз, усал була алмас. Авыл балаларының киләчәктә уңган игенче, талантлы җырчы, оста җитәкче , белемле укытучылар булулары өчен шартларны без тудырабыз... Без - авыл укытучылары...


Җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр мәктәпне дә читләтеп үтми. Материаль байлыклар кеше тормышында рухи кыйммәтләргә караганда зуррак урын алып торганда, мораль кодекслар юкка чыккан заманда, гаилә төшенчәсе үзенең әһәмиятен югалта барганда, укытучы балаларны гына түгел, олыларны да тәрбияләүче булырга тиеш, дип саныйм мин. Телевизордан, интернеттан агыла барган информация балаларыбызның әле ныгып җитмәгән психикасын бозмасын иде, киләчәгебез якты, авыллар төзек матур йортлардан торсын, аларда бәхетле гаиләләр балалар үстерсеннәр иде, әти – әниләргә дәрәҗәле эш урыннары булсын иде, мәктәпләр балаларның шат авазыннан яңгырап торсын иде.


Укытырга хакы булсын өчен, кеше даими рәвештә үзе дә укырга тиеш... Укытучы профессиясе иҗади эзләнүләрдән, үзүсештән, камилләшүдән башка мөмкин түгел. Шуңа күрә, яңалыклардан артта калмас өчен, мин бик еш курсларга укырга барам, анда үземнең коллегаларым белән аралашудан үзгәреп, баеп кайтам. Шулай ук Интернет челтәрдә дә минем дусларым, фикердәшләрем бик күп. Безне чолгап алган дөнья бик тиз үзгәрә. Өч – дүрт ел эчендә кешелек белгән мәгълүматның күләме ике тапкыр арта. Безнең укучыларыбыз катлаулырак шартларда яшәячәк. Шуңа күрә алар сайлап ала белергә, дөрес карар кабул итәргә, үзләрен җәмгыятьтә күрсәтә белергә тиешләр. Кырык биш минутлык дәрес, һәм шул вакыт эчендә мин балаларны уйларга, чагыштырырга, анализларга, алган белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтергә тиеш. Дәрес кызыклырак, файдалырак, үтемлерәк булсын өчен мин яңа технологияләрне кулланырга, яңача укыту алымнарын белергә, укучыларга шәхси якын килергә, интерактив методларны файдаланырга тиеш.


Нинди генә компьютер технологияләре булса да, бала күңеленә ачкычны бары тик белемле, йомшак күңелле, шул ук вакытта таләпчән , киң эрудицияле, сизгер, үз һөнәренә тугрылыклы укытучы гына таба ала. Бары тик укытучы гына баланың эмоцияләрен уята ала, тормышны яратырга, яшәүдән ямь, хезмәттән тәм табарга өйрәтә ала. Уку һәм укыту шатлыгы, иҗади аралашу шатлыгы, әлегәчә таныш булмаган яңалыкны ачу шатлыгы – болар бары тик укучы һәм укытучының бердәм хезмәте ярдәмендә генә мөмкин.


Ә иртәгә тагын яңа көн туар, яңа дәресләр, яңа ачышлар, яңа хисләр булыр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ