Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы – җир йөзендә якты эз калдыручы

Рәхилә Вакыйф кызы СӘМИГУЛЛИНА,Кукмара районы Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы — 29 ел.“Берничә айдан уңыш алыйм дисәң - иген чәч, ун елдан җим...

Рәхилә Вакыйф кызы СӘМИГУЛЛИНА,

Кукмара районы Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы — 29 ел.


“Берничә айдан уңыш алыйм дисәң - иген чәч, ун елдан җимеш алыйм дисәң - агач утырт, гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм, дисәң - бала укыт!” – дигән бер акыл иясе. Әйе, чыннан да укытучылар җир йөзендә якты эз калдырып, безнең күңелләрдә балкып торучы йолдыз алар. Минем мәктәп бусагасын атлап чыгуыма инде бик күп еллар үтсә дә, тәүге тапкыр укытучым белән танышуым, аның безгә гыйлем юлында ишек ачуын, йөзеннән күземне дә алмый дәресен тыңлап утыруларым, йомшак кына итеп башымнан сыйпаулары, яңа киемне  котлап кесәсенә акча салулары әле һаман да күңелемдә саклана.  Мин беренче укытучыма ошарга тырышып, мәктәптә тырыш укучы булсам,  өйгә кайткач, аңа охшатып, курчакларыма дәрес бирә идем. Менә шулай “укытучылы” уены мине чын укытучы итте. 29 ел инде мин авыл укытучысы.


Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз – үзеңә искиткеч таләпчән булу дигән сүз


Авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә, ул үзе дә, аның баласы да һәр гамәлен әхлак законы белән үлчәп яшәргә, укытучы үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләргә, башкаларга үрнәк булырга тиеш. Авыл, аның кешеләре, табигате үзе үк тормыш дәреслеге.


Соңгы елларда җәмгыятебез зур үзгәрешләр кичерә. Бүгенге җәмгыятькә белемле, иҗади фикерләүче кешеләр кирәк. Заман  безнең алга катлаулы, гел үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, тормышта үз урынын табарга сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү бурычын  куя.
Шушы бурычларны үтәү өчен яңа заман укытучысы иң беренче чиратта, баларны яратырга, аларны аңлый белергә, аларның иң якын дусларына әйләнергә тиеш. Заманадан артта калмыйча, яңа технологияләр куллану, бөтен өлкәдә хәбәрдар булу, үз фәнеңне яхшы белү шулай ук  укытучы өчен мөһим таләпләр.


 2011 елның  сентябреннән беренче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт стандартлары буенча белем ала башлады. Дәреслекләр, программа барысы да яңача. Күп эзләнергә, күп укырга  кирәк. Укыган саен сорауларым да, куркуым да арта барды. Хөкүмәтнең минем алга куйган идеал укучы моделен ясый алырмынмы? Ничек итеп үзен тормышта иркен тота алырлык әхлаклы, конкурентлыкка сәләтле иҗади шәхесләр тәрбияләргә? Булган теоретик белемне практикада куллана башлагач, өлешчә проблемалар да туды. Иң беренче проблема – 1 һәм 3 нче сыйныфларның бергә кушылып укуы. 1 нче сыйныфлар укый-яза белми, мөстәкыйль эш кушып булмый, ә алар янында күбрәк булсам, 3 нче сыйныф укучыларым үпкәли: “Апа, гел алар белән, безнең янга килмисез,- диләр. Әле ярый алары көчле, мөстәкыйль иделәр. Алар белән бик күп конкурсларда катнашып, җиңү яулап, Арчада, Казан шәһәрендә булып кайттык, табигать белән дус булдык, экскурсияләргә күп йөрдек. Укытучы белән бала арасы бик якын булгангадырмы  алар үз укытучыларын  башка балалар белән бүлешәселәре килмәде. Шулай беркөнне бер укучым: “Апа, нигә безне кушып укыталар соң?”–ди. “Укучылар саны аз булганга”, - дим. ”Ә монда  безнең ни гаебебез бар инде?” – дип куймасынмы... Чыннан да, кем гаепле соң монда? Менә җавап биреп кара инде син шул сорауга, яңа заман авыл укытучысы?!


 Икенче проблема тиешле дәреслекләр һәр балага җитеп бетмәү. Зарланмый, аннан чыгу юлын да таба укытучы. Чөнки яңа заман технологияләрен инде ул күптән үзләштерде: китап битләренең ксерокопиясен эшләп балаларга тарата, я сканер аша компьютерга кертеп тактада күрсәтә. Әле ярый интерактив такта, проектор бар класста, укытучыларга бирелгән ноутбук та  көндәлек эшләп тора. Менә шулай, авырлыкларны укучылар белән бергә җиңеп, уку елын уңышлы гына тәмамладык.


Шушы урында минем авыл мәгарифен үстерү, авыл укытучысының проблемасын чишү буенча берничә генә әйтәсе килгән фикерем дә бар. Авыл мәктәбен яшәтү өчен яшьләрне авылда  эшле итәсе иде. Минем укучым соравына да җавап бәлки шушындадыр. Ә азкомплектлы мәктәпләрдә һичьюгы 1 нче сыйныфларны аерым укытырга кирәктер.


Менә шулай шу­шы кат­лау­лы чор­да, за­ман су­лы­шы бе­лән яшә­п, һәр­бер яңа­лык­ны эш тәҗ­ри­бә­се бе­лән сы­на­п, көн­дә­лек мә­шә­кать­ләр­не бер чит­кә ку­еп, Ризаэддин Фәхреддин әйткәнчә, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырмый, ә туфрак булачак бер баланы алтын итә белер ул яңа заман авыл укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ