Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучының балага мәхәббәте – мәңгелек!

Гүзәлия Камил кызы ШАКИРОВА,Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 24 ел.Укытучы  булу – балачак хыялым иде. Без өч дус кыз өчен, әйтерсең лә, башка һөнә...

Гүзәлия Камил кызы ШАКИРОВА,
Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 24 ел.
Укытучы  булу – балачак хыялым иде. Без өч дус кыз өчен, әйтерсең лә, башка һөнәр юк. Теләгебез чынга ашты – барыбыз да укытучы булдык. Алар хәтта мөгәллимнәр мөгәллимәсе булдылар.

Мин тормышымны авыл белән бәйләдем. Менә 20 елдан артык үземнең белем алган  мәктәбемдә рус теле һәм әдәбияты фәненнән балаларга белем бирәм.Укучыларымны бик яратам, каникул вакытларында да сагынып өлгерәм үзләрен.


Нинди соң ул яңа заман авыл укытучысы? Кайсы гына заман булса да, кайда гына яшәсә һәм эшләсә дә,  минемчә, укытучы  балаларны яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. Аларның әти–әниләренең бик кадерле балалары икәнлеген исеңнән чыгарырга ярамый. Үз фәнеңне яхшы итеп белү һәм өйрәтү генә җитми бүгенге көндә. Кайсы гына өлкәне алсаң да,  бар нәрсәдән хәбәрдар булырга тиешсең... Ничә  яшьтә булсаң да, заманадан калышырга ярамый.


Авылда яшәсәк тә, безнең мөмкинлекләребез зур. Мультимедиа проекторы, интерактив такталар кулланып   дәресләр бирәбез. Укучыларда белемгә  омтылыш, кызыксыну уяту өчен барлык яңа технологияләрне киң кулланабыз. Авыл мәктәпләрендә дә бик сәләтле, акыллы, эзләнүчән  балалар бар. Безнең мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар нинди генә  уку йортларында укымыйлар, кемнәр генә булып эшләмиләр...


Мин җитәкләгән 7 нче  сыйныф укучылары  да әкренләп җиңү үрләрен яулыйлар. Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясендә II дәрәҗә лауреат, Т.Миңнуллин исемендәге премия лауреаты, районда булдырылган Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, “Созвездие – йолдызлык” фестивалендә өченче урынны алган, республика, район буенча уздырылган башка бик күп төрле конкурсларда  призлы урыннар яулаган укучыларым белән  горурланам.Үзем укыткан рус теле һәм әдәбияты буенча да бердәм дәүләт имтиханнарында 80, 90, 100 балл җыйган, олимпиада һәм конкурсларда җиңү яулаган укучыларым бар. Ләкин, минемчә, укытучының хезмәтенә болар гына бәя бирә алмый. Иң мөһиме: баланың сиңа булган ихтирамы. Укучың синең  ышанычыңны акласа,  бу катлаулы тормышта үз урынын тапса, очрашкан вакытта укытучысы белән җылы итеп исәнләшсә, хәлен сорашса – менә шул инде ул иң зур бәя! Аны бернинди грантлар да, дәүләт бүләкләре дә алыштыра алмый.


 Уңышлар белән беррәттән уйланырга мәҗбүр иткән проблемалар, йокысыз үткәргән төннәр дә җитәрлек. Мине  авыл мәктәбен тәмамлап килгән укучыга икенче төрле караш булуы борчый. Без аларга тиешле белемне бирәбез. Өлгерәләр алар барысына да: хуҗалык эшләрендә дә булышалар, китабын да укыйлар, вакытлы матбугат белән дә таныш, интернет челтәрдән дә киң файдаланалар... Ләкин татар авылында русча аралашу мөмкинлеге булмаганлыктан (бу русчаны белмәүдән түгел), ниндидер бер курку бар. Кемдер аны җиңә ала, кемдер юк. Бу әле бала белемсез дигән сүз түгел.


Бердәм дәүләт имтиханнары да уйланырга мәҗбүр итә... Бәлки аны  укуын дәвам итәргә теләүчеләр өчен генә уздырырга  кирәктер дигән уй килә. Чөнки белемне барлык укучылар да, ничек кенә тырышсаң да, бертөрле кабул итә алмый. Балаларның тирән борчылуларын күреп, йөрәк әрни.


Ләкин хезмәт юлыбызда нинди генә киртәләр, авырлыклар очраса да, укытучының балаларга булган мәхәббәте  – мәңгелек! Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаганыма  бер дә үкенмим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ