Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзе укудан туктаса, укытучы булудан туктый

Фәния Ягъфәр кызы Галиева,Мамадыштагы 2 нче лицейның югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы, эш стажы – 34 ел.Җир йөзендә нинди генә һөнәр ияләре юк? Аларның кайберләре югала, яңалары туа. Ә...

Фәния Ягъфәр кызы Галиева,

Мамадыштагы 2 нче лицейның югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы, эш стажы – 34 ел.


Җир йөзендә нинди генә һөнәр ияләре юк? Аларның кайберләре югала, яңалары туа. Ә менә укытучы һөнәре заманга карап үзгәрми, ул элеккечә җаваплы, авыр, таләпчән, иҗади, популяр, кирәкле булып кала. Димәк, укытучы кайсы заманда яшәсә дә, укытучы булып кала. Кем соң ул укытучы? Минемчә ул - белем бирүче, тәрбияче, якын дус... Балалар алдында “ясалма” булып булмый, чөнки алар укытучының һәрбер сүзенә, хәрәкәтенә, кылган гамәлләренә игътибар итә.


Укытучының хезмәте ул укыткан, тәрбияләгән балаларның уңышлары белән бәяләнә. Мин үземнең хезмәт юлымны моннан өч дистә ел элек башлап җибәрдем. Бу еллар, бер карасаң, бик күп шикелле, икенче яктан бер мизгел кебек кенә үтеп киттеләр. Бүгенге көндә укытучы балаларымны беренче укучыларым белән чагыштырам, күп кенә охшаш якларны күрәм. Ел саен яңа уку елын зур дулкынлану белән көтеп алам, чөнки һәр белем бирәсе көн үзенчә катлаулы, кызыклы, мавыктыргыч булырга тиеш. Мәктәп, беренче сыйныф ул белем иленең башы. Башлангыч сыйныф укытучысы салган фундамент нык булырга тиеш. Туфракка чәчкән орлыкка үсәр өчен дым, яктылык, җылылык кирәк булган кебек мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән сабыйларга укытучы бөтен уңай шартлар тудырырга, көчен, тырышлыгын, фантазиясен эшкә җигәргә тиеш. Башлангыч сыйныф укытучысы дүрт ел саен яңа укучылар җыя. Һәр яңа җыелган класс үзенчәлекле була, укыту-тәрбия эше дә шуны исәпкә алып оештырыла.


         Мәктәп – изге урын. Баланың анда үткәргән һәрбер минуты файдалы булырга тиеш дип саныйм. Әти-әниләр белән берлектә, баланың сәләтен беренче сыйныфтан ук күреп, аның теләген исәпкә алып, дәрестән тыш вакытын дөрес оештыру да бик мөһим.


Һәр заманның үз авырлыклары, проблемалары, уңайлыклары була.


Бүген укытучыга укыту-тәрбия эшләрен алып барыр өчен бик күп уңайлыклар тудырылган (интерактив такта, проектор, нетбуклар һ. б.). Бу җиһазлар белән эшләр өчен укытучыга һәрдаим укырга, һөнәри осталыгын арттырырга кирәк. Башлангыч сыйныф һәм татар теле укытучыларына ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды. Анда куелган мультфильмнар мавыктыргыч, матур итеп югары зәвык белән эшләнгән. Әкият геройлары саф татар телендә дөрес интонация белән сөйләшәләр. Бу мультфильмнарны математика, әйләнә-тирә дөнья, татар теле һәм әдәбияты, сынлы сәнгать, технология дәресләрендә файдаланам.


Шулар белән беррәттән яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Болар барысы да бик кирәк, әлбәттә. Бер урында таптанып тору үсешкә китерми. Ләкин ничек кенә булмасын, укытучы белән укучы арасындагы җылы мөгамәлә кимергә тиеш түгел.


Балаларны тәрбияләү, аларга белем бирү җиңелләрдән түгел, ләкин эшеңне яратып, укучыларың янына ашкынып барсаң, башкарган эшләреңнең нәтиҗәләре булса, ул көч-дәрт өсти.


Җидедә белгән җитмешкә җитә. Туган телебезне, ана телебезне саклыйк, чөнки ана теле – тою, сиземләү, йөрәк теле. Ә инде чит тел белү – кешенең зур байлыгы. “Башка телләрне өйрәнәсең килсә, башта үз телеңнең грамматикасын яхшылап өйрән”, - дигән Каюм Насыйри.


Укытучы укудан туктаса, укытучы булудан туктый. Ул өзлексез белем ала, һөнәри осталыгын күтәрә.


                Укытучы булуым белән чиксез горурланам, максатым – балаларга төпле белем бирү, аларның күңеленә үтеп керү һәм заманга лаек шәхесләр итеп тәрбияләү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ