Үзем сайлаган һөнәр
Рәзинә Габделбәр кызы ШАКИРОВА,Кукмара аграр көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 8 ел.Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, җәмгыятьнең үсешен тәэмин итүдә укытучының роле бәһаләп...
Кукмара аграр көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 8 ел.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, җәмгыятьнең үсешен тәэмин итүдә укытучының роле бәһаләп бетергесез. Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ирешкән уңышлары турында сүз чыккач, иң беренче нәүбәттә үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алалар.
Хәзерге заманда укытучыларга зур ышаныч белән карыйлар, чөнки безнең киләчәк – бүгенге укучылар кулында. Ә ул куллар ышанычлы киләчәкне тәэмин итә алсын өчен, укытучы барын да эшләргә тиеш.
Укытучы һөнәренә мәхәббәтне миндә беренче укытучым уятты. Аның безгә булган җылы мөнәсәбәте, мавыктыргыч дәресләре, күңелемдә укытучы булырга дигән хыял тудырды. Мин әлеге хыялымны, күпьеллык тарихы булган, Арча педагогия көллиятенә укырга кереп тормышка ашырдым. Укытучы булып эшләү теләге мине урта һөнәри белем бирүче Кукмара аграр көллиятенә алып килде. Әлеге уку йортында, тугызынчы сыйныфны тәмамлап килгән укучыларга, гомуми мәктәп фәннәре дә укытыла. Укучылар арасында төрле милләт балалары белем ала, шуңа күрә минем төп максатым укучыларны халыклар дуслыгы рухында тәрбияләү. Төрле милләттәге укучыларның татулыгын саклау һәм ныгыту һәр укытучының изге бурычы.
Укытучы кайда гына эшләсә дә авылда яисә шәһәр мәктәбендә, ул чын мөгаллимгә хас сыйфатларга ия булырга тиеш. Минем фикеремчә, бүгенге авыл укытучысы заман белән бергә атлый. Ул үз эшендә яңа алымнар, яңа
технологияләр кулланып, укучыларга төпле белем бирә, мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган һөнәри бәйгеләрдә катнаша. Заман укытучыдан һәрдаим үз белемен күтәрүне таләп итә. Бүгенге авыл укытучысы компьютер, интерактив такта белән эш итә, Интернеттан тиешле мәгълүматны ала, газета-журнал материаллары, педагогик-методик мәкаләләр белән танышып барырга тырыша. Шушы эшләр өстенә авыл укытучысын өйдә, хуҗалыкта башка бик күп мәшәкатьләр көтеп тора. Әлбәттә, боларның барысына да өлгерү өчен укытучы иң элек үзе сайлаган һөнәрен яратырга, кыскасы, аның йөрәге “мәктәп” дип тибәргә тиеш.
Соңгы елларда мәктәпләрне заманча җиһазлау, мәгариф системасының структурасын яңа баскычка күтәрү, аңа үз белемен даими камилләштерү өчен тиешле шартлар тудыру, аның матди хәлен җитди яхшырту буенча да аерым гамәлләр каралган. Әлеге чаралар барлык уку йортларында эшләүче укытучылар өчен дә бер тигез дәрәҗәдә үтәлсен һәм бүгенге укытучының дәрәҗәсе, җәмгыятьтәге урыны югары булсын иде.
Минем фикеремчә, авыл мәктәпләрендә заман белән бергә атлаучы, укучыларын да катгый көндәшлек шартларында яшәргә, иҗат итәргә, уңышка ирешергә сәләтле шәхесләр итеп тәрбияли алырлык укытучылар белем бирергә тиеш.
Укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ул – иң кирәкле, иң җаваплы, иң гуманлы һөнәр иясе. Шуңа күрә дә ул даими игътибарга, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.
Комментарийлар