Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң – укытучы бул!

Ильмира Мөҗәһит кызы ӘХМӘТОВА,Арча районы Яңа Кенәр лицееның югары категорияле география укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары. Эш стажы – 28 ел.Укытучы исеменә лаек булу өчен кеше нинди...

Ильмира Мөҗәһит кызы ӘХМӘТОВА,

Арча районы Яңа Кенәр лицееның югары категорияле география укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары. Эш стажы – 28 ел.


Укытучы исеменә лаек булу өчен кеше нинди булырга тиеш? Бүгенге заман укытучысы кем ул? Бу турыда бик күп сөйләнде һәм язылды. Инде артыгын әйтеп тә булмас кебек, яңалык та ача алмам, тик уйлаган фикерләремне, кичерешләремне язып үтмәсем килә.


Мин - укытучы. Бу һөнәрне аңлап сайлауга миңа әтием этәргеч бирде. Укытучы һөнәре – бу аның хыялы була, ләкин әти-әнисеннән бик кечкенәдән ятим калып, балалар йортында үсеп, мәктәпне бары тик “5” ле билгеләренә генә бетерсә дә хыялын тормышка ашыра алмый ул. Безнең дә кечкенә чактагы уеннар “мәктәп”, “укытучы апа” уеннары иде. Бәрәңге утыртканда да математикадан мисаллар чишәргә, көтү көткәндә төрле үләннәрне, кошлар тавышын танырга, ял иткәндә картадан төрле илләр буенча сәяхәт итәргә өйрәтә иде әтием. Укытучы булу теләге зур булса да, 10 сыйныфны бетергәнче, нинди фән укытырга тиешлегемне ачыклый алмадым. Аны ачыкларга миңа Азнакай районы Чубар-Абдул урта мәктәбе булышты. Миңа, 10 сыйныфны бетергән генә кызга, укытучы авырып китү сәбәпле, география фәнен укытуны ышанып тапшырдылар. Авыл җирендә тормыш итә башлагач, сайлаган һөнәрем өчен куанып бетә алмадым, чөнки, дөресен генә әйткәндә, авыл җирендә хатын-кыз өчен шуннан да кулай һөнәр юк. Бүген фикерләрем тагын да ачык: ярый әле мин шушы һөнәрне сайлый белгәнмен, югыйсә, мин тормышның бик күп кызыклы мизгелләреннән мәхрүм булыр идем, минем бүгенге хезмәтем булмас иде. Ә бүгенге тормыш ул - минем яраткан мәктәбем; бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер торучы хезмәттәшләрем; шук, тыңлаусыз булсалар да минем өчен бик якын булган укучыларым. Болар өстенә тагын авыл халкы, район укытучылары арасындагы хөрмәтне дә өстәсәң , кешегә хезмәтендә бәхетле булыр өчен шуннан да артык тагын нәрсә кирәк булыр икән дип уйлап куясың. 28 еллык хезмәт юлымның 17 елын Арча районы Яңа Кенәр лицееныда балаларга география фәнен укытам, 13 елын укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкарам.


Мин - авыл укытучысы. Бүгенге көн авыл укытучысы белем бирү ягыннан шәһәр укытучысыннан берни белән дә аерылмый дип әйтә алам. Ул заман таләпләреннән артта калмас өчен барлык тырышлыгын куя, мөмкин булган барлык конкурсларда катнаша, белемен күтәрү өчен курсларда укудан беркайчан да туктамый. Авыл җирендә тиешле белемне бирмиләр дигән караш яши, үзебезнең лицей мисалында мин: ”Бу алай түгел, авыл мәктәбендә дә сыйфатлы, заман тәлапләрендә җавап бирерлек белем бирәләр”, - дип әйтә алам. Авыл укытучысы булып эшләү кешегә бик зур бурычлар өсти. Мәктәп - авылның көзгесе, анда белем бирүче укытучы тулысынча әхлак нормаларына җавап бирерлек шәхес булып кына калмыйча, аның гаиләсе дә авылда үрнәк гаилә булырга тиеш, чөнки авыл халкы, әти- әниләр тарафыннан аңа карата булган иҗтимагый контроль бермә-бер артык. Хәзер авыл укытучысына карата булган профессиональ тапләпләр үскәннән үсә, ул күпкырлы укытучы, берничә фәннең дипломлы белгече булырга тиеш. Кулында 2-3 дипломы булмаса, аңа бер генә фәннән дәресләр җитми. Авыл җирендәге укытучы гына түгел, бала да шәһәр баласыннан бик күпкә аерыла. Авыл баласы - ихлас, миһербанлы, ярдәмчел. Гаиләсен, әти- әнисенең намусын авыл халкы алдында төшермәскә кирәклеген кечкенәдән аңлап үсә. Авыл җирендә бит баладан “фамилияң ничек ?”дип түгел, ә “син кем баласы, атаң-анаң, әби–бабаң кем?” дип сорыйлар.


Укытучы һөнәре ул - иҗат. Иҗат итү өчен укытучыга бала һәм тиешле шартлар кирәк. Белем бирү өчен такта һәм акбур гына кирәк дисәләр дә, бүгенге заман авыл укытучысын без кулына ноубук тоткан ,замана технологияләрен яхшы үзләштергән шәхес итеп күрәбез. Иксез- чиксез кәгазь өеменнән араланып чыгып, турыдан- туры хезмәтенә- балаларга белем бирүгә күбрәк әһәмият бирә алса икән ул дип кенә телисе кала. Авылдагы интеллигенция вәкиле буларак, ул җәмәгать эшләрендә актив катнашкан һәм бу шулай булып кала. Бүгенге көндә дә ул- сайлауда агитатор, сәхнәдә артист, ярминкәләрдә сатучы, җәй айларында печән әзерләүче , юл кырыйларын чабучы һ.б. Яңа заман авыл укытучысына бу эшләрне башкарырга туры килмәсен иде. Ул - югары эрудицияле,үз һөнәренең серләрен ачарга сәләтле, авыл мохитен яхшы аңлап эш итүче, балаларны яратучы һәм бары тик үзенең һөнәри хезмәтен башкаручы булырга тиеш.


Безнен лицейда бик күп югары дәрәҗәдәге кунаклар була, республика куләмендәге семинарлар үткәрелә. Һәр килгән кунактан без авыл- жирендә шундый яхшы тәэмин ителештәге, замана таләпләренә туры килгән мәктәп булуына соклану сүләре ишетәбез. Киләчәктә һәр авылда безнеке кебек мәктәп буласына ышанабыз. Республикабызда, илебездэ мәгариф, бигрәк тә, авыл мәгарифенә кайгыртучан караш булганда бу озак көттермэс, чөнки бу авыл мәгарифен үстерүнен иң беренче юлы. Авыл баласы мәктәпкә укырга килгәндә кимсенү хисләре кичермәскә, авыл укытучысы техник жиһазланыш буенча шәһәр коллегаларыннан калышмаска тиеш. Бүгенге авыл укытучысы хезмәте лаеклы бәяләнә дип саныйм, чөнки хезмәт хаклары соңгы елларда сизелерлек артты.


Укытучының һөнәри бурычы - балага белем үзләштерергә ярдәм итү, аның шәхесен үстерү белән бер рәттән , авылларны да саклап калуга үз өлешен кертү. . Авыллар азаймасын, анда яшәүчеләр кимемәсен иде, чөнки авыл бетсә ,тел мәсәләсе куркыныч астына куелуы һәркемгә мәгълүм.


“Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң – укытучы бул!» бигән бер акыл иясе. Минем биргән белемнәрем, тәрбиям укучылар күңелендә кала, мин яңа заманда яшәргә тиешле кешене тәрбиялим, ул минем үрнәгемдә тәрбия ала, димәк мин, юкка яшәмәгәнмен, бу һөнәрне сайлап ялгышмаганмын. Миңа юл - турыдын-туры оҗмахка!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ