Логотип Магариф уку
Цитата:

XXI гасыр укытучысы

Алинә Габдулла кызы ҖАМАЛИЕВА, Апас районы Борнаш урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы. Эш стажы - 14ел.Мәктәп юлында да, мәктәп балалар тавышыннан тынган арада да, өйгә кайтканда да,...

Алинә Габдулла кызы ҖАМАЛИЕВА, Апас районы Борнаш урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы. Эш стажы - 14ел.


Мәктәп юлында да, мәктәп балалар тавышыннан тынган арада да, өйгә кайтканда да, нинди генә буш вакыт булмасын мин тормышның мәгънәсе, үземнең эшем турында уйланам. Бу уйларым минем күпчелек үз-үзем белән аралашу формасында һәм үземнең сорауларыма җавапны мин бөек педагогларның фикерендә табам.


Әгәр миннән сорасалар


- Сөенечең ни? - дисәләр,


- Сөенечем - иртә таңнан


Эшкә килгән иртәләр.


Әгәр миннән сорасалар


- Шатлыгың ни? - дисәләр,


- Шушы мәктәп сукмаклары


Шатлыгыма илтәләр.


Әгәр миннән сорасалар


Бәхетең ни? - дисәләр,


Бәхет шушы укучылар


Кеше булып үссәләр.


Әйе бу сүзләр нәкъ менә чын укытучының җан авазы.


XXI гасыр укытучысы... Нинди булырга тиеш соң ул?


- Зыялымы? Берсүзсез, чөнки безнең шул төркемгә керә.


Аралашучан. Әлбәттә Укытучының аралашу культурасы, мәгълүматны төгәл һәм барлык процессларны да контрольләве - болар барысы да педагогның төп сыйфатларының берсе.


Оптимист. Әйе хәзерге заман вакыйгалар агышы бездән позитив караш таләп итә.


- Шулай ук мине кызыксындырган сорау: Укытучы һөнәренең мәгънәсе нәрсәдә?


Әй аңлыйсы килә бу дөньяны,


Әй ачасы килә серләрен.


Җир-къкләрне, таң һәм киңлекләрне


Кемнәр белә икән серләрен?


Кемнәр белә икән телләрен?


Кемнәр ачар күңел күгебезне?


Гүзәллеккә булыр кем юлчы?


Сорау бирдем.


Шулчак күз алдыма


Килеп басты минем - Укытучым!


Мин укучыларымны өйрәнүче дип түгел, ә бәлки, чын шәхес итеп карарга тырышам. Бала һәм укытучы арасында чын дуслык эчкерсезлек, бер-берсенә ышану, җылы мөнәсәбәт булырга тиеш. Без укучыларыбызның кечкенә генә уңышларын да күрә белергә тиешбез. Укучыларныә күп вакыты мәктәптә, укучысы һәм сыйныфташлары арасында үтә. Минем укучыларым дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сорау бирсеннәр кызыксынсыннар һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын.


Мин – информатика укытучысы. Нәкъ менә информатика фәне әйләнә-тирә дөньяны анализлап, мәгълүмати якын килә. Мәктәпләрне мәгълүматлаштыру – мине иң борчыган сорауларның берсе. Телевизор, кәрәзле телефон, интернетлы бу заманда без укучыларны өйрәтергә тъгел, ә мәгълүмәтне алу, грамоталы файдалануның унай юлларын күрсәтергә тиешбез.


Укытучының хәзерге системасы балаларга белем һәм тәрбия бирүнең бер төрле алымнарыннан акрынлап арына бара. Хәзерге заман мәктәпләрендә иҗади эшләү өчен һәр укытучыга тулы ирек бирелә. Чөнки хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәр яктан гармоник усешкә ирешкән тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. Укытучыга зур мөмкинлекләр ачылды: эзлән, уйлан, иҗат ит.


Укытучының һөнәри уңышын мин белемлегендә, методик осталыгында, иҗадилыгында, кызыксынучанлыгында күрәм.


Укытучының белемлелеге аның бүгенге сулышта яшәве, үз фәне һәм педагогикадагы үзгәрешләр, яңалыклардан хәбәрдар булуында.


Укытучының иҗадилылыгы – яңа фикерләр, яңа идеяләр уйлау, үз ачкычын табуында. Кызыксынучан укытучы гына үз артыннан үз артыннан укучыларын әйдәп бара ала. Болар барысы бергә һәм балаларны ярату гына уңышка китерә ала.


Хыялым. Мин укучыларымның тормышта үз урыннарын табуларын телим. Әгәр минем дәресләрем, минем фикерләрем аларга һөнәр сайлаганда, тормыш сукмаларын атлаганда ярдәм итсә, бик шат булыр идем. Бүгенге җәмгыятьтә укытучының дәрәҗәсе югары булсын иде дип хыялланам. Вакыт ашыга, җәмгыять,кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрә.


Ә укытучы шул агымда үзгәрешсез кала: белем бирүче дә, шәхес буларак та. Тормыш сорау арты сорау яудыра... Уйларымның да очы кырые күренми...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ