“Якутлар табыладыр вакыт белән...”
Ләйсән Фоат кызы ВӘЛИЕВА, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 16 ел.Мин – авыл укытучысы... Үз гомеремдә күпме эчкерсез...
Ләйсән Фоат кызы ВӘЛИЕВА, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 16 ел.
Мин – авыл укытучысы... Үз гомеремдә күпме эчкерсез җаннарга белем дигән гаҗәеп сихри дөнья ишекләрен ачарга, алар күңелен җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатлар белән генә бизәргә тиешлегемне әле Казан дәүләт университетын тәмамлап кайтып, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбендә эшли башлаганда аңлап та бетермәгәнмендер, мөгаен... Бүген менә уйланам да хәйран калам. Хезмәтем искиткеч җаваплы бит.
Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеннән белем алырга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? 16 ел эшләү дәверендә шул уй белән күпме йокысыз төннәр, керфек какмый аттырылган күпме таңнар... Әле дә үз-үземә бу сорауны һәр иртәне бирәм. Җавапны фәнни һәм методик әдәбияттан, ә кайчагында – укучыларның күзләреннән табам.
Балаларымның самими күзләрендә - үзенчәлекле дөнья чагылышы. Ә мин шушы “дөнья”ны сак кына ачып, аларга үсәргә, тормыш серләренә төшенергә булышырга бурычлымын. Минем омтылышым һәм педагогик фәлсәфәм – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү.
Һәр баланың үз мөмкинлеге… Ә авыл баласы тагын да үзенчәлеклерәк шәхес. Укучыларымны бер-берсе белән чагыштырмыйча, һәрберсенең үсешен аерым күзәтәм, алга таба эш алымнарын билгелим. Фәнне авыр үзләштерүче бала да дәрескә куркып керергә, киеренке халәттә утырырга тиеш түгел. Дәресләремне һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешергә мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштырам. Балаларга шәхси якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып оештыру, дифференциальләштерү аларның үз-үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуын, белемгә омтылышын көчәйтә.
Бүгенге көндә беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Шөкер, хәзер авыл мәктәпләренең матди-техник базасы да шәһәрләрнекеннән ким түгел. Интернет челтәренә тоташтырылган, компьютерлар белән җиһазландырылган кабинетта дәресләрне, тәрбия чараларын әлеге технологиягә нигезләнеп үткәрү, әлбәттә, уңай. Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласына белем һәм тәрбия бирүне компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Шушы юнәлештә башкарылган эшләр бихисап: татар теле һәм әдәбияты, тәрбия өлкәсенә кагылышлы 50 гә якын презентацияләнгән материал эшләнелгән, Бердәм республика тестына әзерлек максатыннан тренажер, мөстәкыйль сүз төркемнәрен йомгаклау дәресләре өчен тестлар, күнегүләр тупланмасы – барысы да укучыларның белем һәм күнекмәләрен камилләштерү юнәлешендә алыштыргысыз кулланмалар булып тора. Район һәм республикабыз укытучылары файдалана алырлык итеп, төрле дәрәҗәдәге педагогик тәҗрибә гомумиләштерелеп, шәхси сайтыма (http://valievalf.ucoz.ru/) урнаштырылды.
Бүгенге укытучыга укучыларының сәләтле булуы гына җитми, үзеңнең дә заман белән бергә атлавың кирәк. Әлеге ихтыяҗны истә тотып, авторлык программалары төзелде. Т.Миңнуллин әсәрләренә нигезләнеп төзелгән “Кеше булып кала бел! программасының 2013 елда “Мәгарифтә 50 инновацион идея” бәйгесендә II, күптән түгел уздырылган авторлык программалары бәйгесенең “махсус курс” номинациясендә I урынга лаек булуы күңелемдә горурлык хисләре уятты.
Барлык эш төрләре дә балада фикер үсешен, мөстәкыйльлек тәрбияли. Сүзем - олимпиадалар, эзләнү-тикшеренү эшләре, бәйге-конференцияләр хакында. Соңгы 3 елда төрле бәйге-конференцияләрдә укучыларымның 28 призлы урыны – яратып башкарылган хезмәтем нәтиҗәсе. Авыл мәктәпләрендә бик тә тырыш, белемле укучылар укыганны раслаучы күрсәткеч бу. Түгелгән күпме көч, иҗади эзләнүләр, кызыклы нәтиҗәләр – барысы да укучыларымның шәхси үсешенә уңай йогынты ясый. Димәк, минем хезмәтем юкка чыкмаган, ә уңышларым укучыларымда чагылыш таба. Бу бит минем дә табышларым дип, горурланып әйтә алам.
Гомеремнең бушка узмавына сөенеп туя алмыйм: ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!
Комментарийлар