Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа бәхет, зур уңышлар алып килсен Яңа ел!

(Уртанчылар төркеме өчен яңа ел кичәсе) Гөлчәчәк Сәитова,Казандагы 10 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесеМиләүшә Сәетова,Казандагы 117 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Катнашала...

(Уртанчылар төркеме өчен яңа ел кичәсе)
Гөлчәчәк Сәитова,
Казандагы 10 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Миләүшә Сәетова,
Казандагы 117 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
 
Катнашалар: Төлке Алиса, Песи Базилио, Буратино, Мальвина, Кыш бабай, Кар кызы.
Матур көй яңгырый. Балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар. Зал уртасында бизәлгән чыршы тора.
Алып баручы.
Нинди матур безнең чыршы –
Җем-җем килеп яна ул!
Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән,
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
1 нче бала.
Исәнме, чыршы, исәнме!
Яңа ел килеп җитте,
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
2 нче бала.
Саумы, саумы, чыршыкай,
Саумы, саумы, Яңа ел!
Яшел чыршы тирәли
Әйләнәбез елмаеп.
Балалар, әйлән-бәйлән уйнап, “Чыршы-чыршыкай” җырын (Л.Хисмәтуллина көе һәм сүзләре) башкаралар.
3 нче бала.
Күрегез бу чыршыны,
Чыршының да чып-чыны!
Нинди төз, матур, биек,
Тора түшәмгә тиеп.
4 нче бала.
Кунак булып яшел чыршы
Урманнан безгә килгән.
Ел да безне шаккатыра,
Ничек матур киенгән.
5 нче бала.
Төрле-төрле утлар яна,
Без уйныйбыз әйләнеп.
Бигрәк матур, бигрәк ямьле
Безнең чыршы бәйрәме.
“Чыршы янында” җыры (И.Шәмсетдинов көе, С.Урайский сүзләре) башкарыла.
Күңелле көй агышында залга Буратино керә. Кулында  алтын ачкыч.

Буратино. Исәнмесез! Яңа ел белән! Сез мине таныдыгызмы? Әйе, мин Буратино – әкият герое. Тортилла исемле ташбака миңа шушы матур ачкычны бүләк итте. Бу ачкыч гади түгел. Аның тылсымы бар. Мин үземнең дустым Мальвинаны эзлим. Ул монда юк икән. Аны эзләп килгәнче, ачкыч чыршыда эленеп торсын әле. (Чыршыга ачкычын элеп, күңелле көй уйнаганда чыгып китә.)


Залга Төлке Алиса белән Песи Базилио керәләр. Песи таякка таянган, төлкенең пычкысы бар.
Төлке белән Песи биюе башкарыла.
Төлке. Без мескеннәрне бәйрәмгә кертегезче?
Песи. Безнең “Юләрләр иле”ндә шундый суык. Өшеп беттек.
Төлке. Безгә учак ягар өчен зур агач кирәк. Учак җылысында җылыныр идек.
Песи. О! Кара әле, Алиса. Нинди зур, күркәм агач (чыршыны күрсәтә). Бу агачтан утын күп чыгар иде.
Төлке. Менә шәп бу. Әле аның бизәкләре, уенчыклары да бар.
Песи. Ә без агачны кисик, уенчыкларын җыеп алыйк һәм үзебезнең “Юләрләр иле”ндә аларны сатарбыз. Күп итеп акча эшләрбез!
Төлке. Шәп фикер бу! Мин инде уенчыкларны ничек бүләсен дә исәпләдем: сиңа – икесе, миңа – өчесе. Бу – тигез итеп бүлү була.
Песи. Алай тигез булмый бит!
Төлке. Ярар, мыр-мыр килмә! Әйдә башта агачны кисик әле. (Чыршының утлары сүнә.)
Песи. О! Кара әле, чыршының утлары сүнде! Үпкәләде бугай ул безгә.
Песи белән Төлке чыршыны кисмәкче булалар һәм анда ачкыч эленеп торганын күрәләр.

Төлке. Базилио, кара әле, ачкыч бит бу! Алтын бит бу! (Ачкычны алып, тешләп карый). Буратиноның ачкычы түгелме соң бу?!


Песи. Шуныкы, шуныкы. Димәк, ул үзе дә шушы тирәдә йөридер.
Күңелле көй яңгырый. Бии-бии, залга Буратино белән Мальвина керәләр.
Буратино. Менә, Мальвина, син Чыршы бәйрәменә килеп тә җиттең.
Мальвина. Мин бик шатмын.
Исәнмесез, балалар,
Исәнмесез, кунаклар.
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен. (Баш ия, реверанс ясый.)
Буратино. Мальвина, кара әле, миңа Тортилла нинди матур ачкыч бүләк итте. Мин аны чыршыга элеп торган идем (чыршыны әйләнеп чыга, ачкычны тапмый).
Төлке. Хә-хә-хә. Ачкычны эзлисеңме? Менә бу ачкыч кирәкме сиңа? (Күрсәтә). Без аны сиңа бирмибез. Алтын үзебезгә кирәк!
Песи. Әйе, үзебезгә кирәк! Сиңа да кирәкме?
Мальвина. Әйе, бу ачкыч Буратинога кирәк. Аныкы бит ул.
Төлке. Кирәк булса соң.
Песи. Без аны бушка гына бирмибез.
Алып баручы. Сез ачкычны кире Буратинога бирсен өчен, без нишлик соң?
Төлке. Безнең күңелне күтәрергә кирәк.
Песи. Әйе, күтәрегез күңелне.
Алып баручы. Ярар. Әйдәгез безнең белән әйлән-бәйлән уйнарга басыгыз, бергәләп биеп алыйк.
Күңелле бию башкарыла. Төлке белән Песи дә бииләр.
Төлке. Биюләре күңелле булды. Ләкин әле безнең яңа ел турында шигырьләр дә тыңлыйсыбыз килә.
Песи. Алар шигырьләр сөйли белмидәдер әле.
Алып баручы. Нишләп белмәсеннәр?! Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйли белә. Менә тыңлап карагыз әле.
6 нче бала.
Бүген  бездә  зур  бәйрәм –
Бүген  Яңа  ел  килә.
Бүген  күңелләр  җырга
Һәм  биергә  җилкенә.
7 бала.
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
8 нче бала.
Яңа ел ул Яңа шул,
Иске ел булмас әле.
Шатлыгын да, бәхетен дә
Кызганып тормас әле.
Төлке. Ярар, ярар... шигырьләр беләсез икән. Менә алыгыз ачкычны!
Песи. Әйе, алыгыз.
Буратино белән Мальвина, ачкычны алып, күңелле көй уйнаганда чыгып китәләр.
Төлке. Ә син беләсеңме, Базилио, монда тиздән Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк.  Ул Кар кызының чибәрлеген күрсәң син...
Песи. Карап та тормыйм.
Төлке. Әйдә, Базилио, без ул чибәр Кар кызын урлап китәбез дә аны бүләкләргә алыштырып алабыз. Рәхәтләнеп конфет, шоколад ашарбыз.
Песи. Дөрес фикер йөртәсең син, Алиса. Рәхәтләнеп ашыйбыз тәм-томнарны. Ләкин Кар кызын ничек урларбыз соң?
Төлке. Ә без Кыш бабайны йоклатырбыз.
Песи. Ничек йоклатырбыз соң аны?
Төлке. Без Кыш бабайга компот эчертербез. Ә компотка йокы даруы салырбыз!!!
Песи. Ә-ә-ә. Менә нинди шәп хәйлә. Бабакай йоклагач, без Кар кызын урлыйбыз. Әйдә, качыйк та, Кыш бабай килгәнен көтеп торыйк (чыгып китәләр).
Алып баручы.
Кемнең кигән киемнәре
Энҗе кар бөртекләре?
Кемнең көмештәй сакалы,
Чәчләре, керфекләре?
Кем соң безгә шундый ямьле
Яңа ел алып килә?
Матур кәгазь капчыкларга
Күчтәнәч салып килә.
Балалар. Кыш бабай!
Алып баручы. Нәни дусларым, Кыш бабай суыкны һәм карны бик ярата. Ул безгә тизрәк килеп җитсен өчен, юлны кар белән капларга кирәк. Кар бөртекләре, килегез монда очып.
Кар бөртекләре биюе башкарыла.
Алып баручы. Ә хәзер Кыш бабайны чакырыйк.
Бергә. Кыш бабай! Кил безгә,
Ямь бир бәйрәмебезгә.
Килче тизрәк, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!
Тылсымлы көй агышында Кыш бабай килеп керә.
Кыш бабай.
Саумы,  көтеп  алган  бәйрәм! Саумы,  чыршыкай! Исәнмесез,  бар  кунаклар, сезне күреп  шатландым!
Бу  хәерле  сәгатьтә,
Бәйрәм  теләге  сезгә,
Шат  яшәгез  гомергә.
Кар бураннар туздырып,
Барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Алып баручы.
Хуш киләсең, Кыш бабай,
Әйдә тизрәк уз, бабай.
Балалар сине көтте,
Тагын бер яшькә үсте.
9 нчы бала.
Рәхмәт  сиңа,  Кыш  бабай,
Бәйрәм китергән  өчен.
Балаларның күңелләрен
Шатлыкка төргән  өчен.
Кыш бабай. Исәнмесез, дусларым! Яңа ел белән сезне!
Алып баручы. Исәнме, Кыш бабай! Безнең чыршының утлары янмый бит әле.
Кыш бабай. Хәзер без моны төзәтәбез. (Чыршы янына килә, тылсымлы таягын селки). Чыршы,  чыршы,  кабын  син, утларыңны  балкыт  син!
Балалар бергәләп Кыш бабай артыннан кабатлыйлар. Чыршыда утлар яна.
Кыш бабай.
Чыршы  янына  чакырам,
Матур  итеп  басыгыз.
Әйлән-бәйлән уйный-уйный,
Җырлап-биеп  алыгыз.
"Яңа  ел  җыры" (И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп  сүзләре) башкарыла..
Кыш бабай. Сезнең белән бигрәк күңелле булды. Бераз эсселәп тә киттем. Су эчәсем килә.
Чокыр тотып, Төлке белән Песи йөгереп керәләр.
Төлке. Ай, Кыш бабай, эчәсең киләме? Менә безнең тәмле суыбыз бар. Авыз итеп кара.
Песи. Сусауны бик тиз баса.
Кыш бабай. Нинди эчемлек соң ул?
Песи. “Йокыкола”.
Кыш бабай. Бер дә ишеткәнем юк мондый эчемлек турында.
Төлке. Менә дигән эчемлек ул. Син эчеп кара.
Кыш бабай. Ярый алайса, бирегез. Бик сусадым мин. (Суны эчә). Ай, нәрсә булды миңа?.. Күзләрем йомыла... йоклыйсы килә... йоклап китәм бу-гаай... (Йокыга китә).
Төлке (шатланып). Менә булды!
Песи. Йоклаттык бит бабайны.
Чыршы артына качалар. Кар кызы керә.
Кар кызы. Исәнмесез, кадерле дусларым. Менә мин дә килеп җиттем. Кыш бабайны күрмәдегезме сез?.. Ай, бабакайга ни булган? Йоклый түгелме ул?
Төлке. Әйе, йоклый шул. Арыгандыр.
Песи. Ә син безнең белән барырсың. Без сине бүләкләргә алыштырып алабыз.
Кар кызы. Болай булмый бит. Алай явызланмагыз!
Төлке. Әйдә тизрәк. Әнә Кыш бабай уяна инде. (Кар кызын алып чыгып китәләр).
Кыш бабай (уянып). Һай, нәрсә булды бу?.. Балалар бәйрәм хөрмәтенә шигырьләр әзерләгән, ә мин йоклаганмын. Ягез, нәни дусларым, миңа шигырьләрегезне сөйләгез инде.
10 нчы бала.
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Безгә якын дус бабай!
Көтеп алдык без сине,
Күңелләргә хуш бабай.
Ак туныңны кигәнсең,
Безне котлап килгәнсең.
Сине көтеп торганны,
Әллә каян белгәнсең.
11 нче бала.
Кыш бабай син дә
Нәни булдыңмы?
Безнең шикелле
Чанада шудыңмы?
Кар тәгәрәтеп
Шар ясадыңмы?
Сиздерми генә
Кар ашадыңмы?
12 нче бала.
Кыш бабайның куллары
Салкын диеп уйладым.
Башымнан сөйгән иде,
Чак-чак “эреп” куймадым.
Җылы икән, бик җылы
Кыш бабайның куллары.
Шуңа күрә гел актыр,
Аның йөргән юллары.
13 нче бала.
Кыш бабай, Кыш бабай
Безгә бик таныш бабай.
Сакал, мыек ап-актан,
Килгән безгә ерактан.
Үзең шаян, үзең юмарт,
Үзең һаман шулай карт.
Безнең белән бие, җырла
Бүлмәбезгә ямь тарат.
Кыш бабай. Мин әле һаман уянып бетә алмыйм. Әллә җырлап, бергәләшеп уйнап алыргамы?
Кыш бабай белән уен уздырыла: балалар, җырлый-җырлый, әйлән-бәйлән уйныйлар, шигырь эчтәлеген хәрәкәт белән күрсәтәләр. Кыш бабай уртада.
Күрәсезме, Кыш бабайның
Менә мондый сакалы.
Хи-хи-хи, ха-ха-ха
Менә мондый сакалы.
 
Күрәсезме, Кыш бабайның
Менә мондый борыны.
Хи-хи-хи, ха-ха-ха
Менә мондый борыны.
 
Күрәсезме, Кыш бабайның
Менә мондый таягы.
Хи-хи-хи, ха-ха-ха
Менә мондый таягы.
 
Күрәсезме, Кыш бабайның
Менә мондый капчыгы.
Хи-хи-хи, ха-ха-ха
Менә мондый капчыгы.
Кыш бабай. Ай, арып киттем әле мин. Картайдым шул... Ә минем оныгым Кар кызы кая соң? (Балалар җавап бирәләр.)
Төлке, Песи, Кар кызы керәләр.
Песи. Нәрсә шаулашасыз? Менә ул Кар кызыгыз!
Төлке. Кыш бабай! Кар кызың кирәкме? Без аны бүләкләргә алыштырабыз!
Кыш бабай. Ай-ай-ай!!! Сез ничек оялмыйсыз? (Бераз уйлап тора.) Ярар, сезнеңчә булсын, алыгыз бүләкләрне. Минем кызымны кайтарыгыз. (Капчыгын бирә).
Песи белән Төлке капчыкны алып чыгып китәләр.
Кыш бабай. Исәнме, кызым! Менә, ниһаять, син безнең белән. Ә сез, балалар, борчылмагыз. Мин бит тылсымчы. Төлке белән Песи алып киткән капчыкта тәмле күчтәнәчләр түгел, ә ылыслар һәм күркәләр генә булыр!
14 нче бала.
Суык бабай, алтыным,
Битләрең кызарган.
Әйдәле, бер биик,
Уздырып кызлардан.
Кыш бабай. Әйе шул. Инде бер матур итеп биеп алсан да була! Бүген бит бәйрәм.
Кыш бабай бию башкара.
Кыш бабай. Ярый, инде балаларны бүләкләр белән сөендерер вакыт җитте. Ә бүләкләрем гади генә түгел, аларны чаналарга салып алып килергә кирәк.
Чаналар белән эстафета-уен үткәрелә. Уен барышында чыршы янына сандык куела.
Кыш бабай. Менә чана белән сандык та килеп җитте. Аны ачарга кирәк... Ләкин ул ни өчендер ачылмый әле...
Алып баручы. Буратиноның алтын ачкычы бар бит! Аның белән ачып карыйк.
Буратино ачкычын Кыш бабайга бирә.
Кыш бабай. О-о-о! Рәхмәт! Бер-ике-өч, ачкыч йозакны ач! (Сандык ачыла, аның эчендә җеп йомгагы). Син, тылсымлы йомгак, капчыкны тизрәк алып кил!
Кыш бабай йомгакны “тылсымлы бүлмә”гә ыргыта. Беренче тартып чыгарганда, йомгакка итек, икенчесендә бер баланың әтисе, өченчесендә бүләкләр белән капчык ияреп чыга. Капчык артыннан Песи белән Төлке дә керәләр.
Песи. Гафу итегез безне.
Төлке. Без бүтән алай явызланмабыз.
Икесе бергә. Бәйрәмегездә калырга рөхсәт итегезче.
Кыш бабай. Балалар, гафу итәбезме бу явызларны?
Балалар. Итәбез.
Кыш бабай. Ярар, елга бер генә килә торган тылсымлы Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә гафу итәбез сезне. Калыгыз безнең бәйрәмебездә.
Кыш бабай.
Менә, дусларым, сезгә
Яңа ел бүләкләре.
Матур, рәхәт яшәгез,
Шул минем теләкләрем.
Кыш бабай белән Кар кызы балаларга бүләкләр өләшәләр.
Кыш бабай.
Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте.
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы.
Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк.
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
Кыш бабай.
Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Алып баручы.
Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлыкта үтсен һәр көне,
Котлы булсын Яңа ел!
Матур көй яңгырый. Балалар, бии-бии, залдан чыгып  китәләр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ