Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа заман авыл укытучысына таләпләр...

Гөлназ Рафаэль кызы РӘХИМОВА,Ютазы районы Каразирек гомуми урта белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 25 ел.Укытучы. Авыл укытучысы...Әлеге бәйге турындагы игъланны күргәннән со...

Гөлназ Рафаэль кызы РӘХИМОВА,
Ютазы районы Каразирек гомуми урта белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 25 ел.

Укытучы. Авыл укытучысы...


Әлеге бәйге турындагы игъланны күргәннән соң,  мин бик озак уйланып йөрдем, фикерләремне эзлекле итеп бер җепкә тезәргә кирәк иде, җитмәсә, аларны төгәл һәм ачык итеп җиткерә алу осталыгы да сорала ич.


Авыл мәктәбендә эшләүче укытучыга, минемчә, таләпләр тагын да катырак, чөнки монда һәр кеше бер-берсен якыннан белә.  Укытучының һәр гамәле “уч төбендәге” кебек үтәкүренмәле. Ул укучылары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары алдында һәрьяклап өлге булырга тиеш! Димәк, мин тагын бер укытучы турында язып үтәргә тиеш. Ул Каразирек гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Фәйрүзә Рафаэль кызы Гарәфиева. Уйлавымча, ул тулысынча “Яңа заман авыл укытучысы” дигән төшенчәгә туры килә торган педагог. “Ник?” - дияр укучы.  Шуңа хезмәттәшем һәм сеңлем Фәйрүзәнең тормышы һәм эш нәтиҗәләре белән кыскача булса да таныштырып үтәсем килә. Язмамның башында чагылдырган остазларымның сыйфатларының барысы да Фәйрүзәгә хас, ул да - аларның укучысы.


Замана таләпләренә туры килүнең бер сыйфаты – ул әле җиңел машина йөртә белү дә, чөнки район үзәгендә үткәрелгән чаралар күбрәк төштән соң, ә аларга вакытында барып җитәргә кирәк. Димәк, машина йөртү таныклыгын алырга уку зарури. Заманнан артта калып булмый. Мәктәптәге 19 укытучының күпләре җиңел машина “иярләде”. Мәктәптәге хатын-кыз укытучылар арасында Фәйрүзә иң беренчесе иде.


Гомумән, авыл укытучысының шәһәрнекенә караганда эше күбрәк. (Минем чагыштыру мөмкинлегем бар, чөнки сигез ел посёлок мәктәбендә укыттым.) Аны мәктәптән соң абзар тулы мал, кош-корт, шактый зур күләмдәге бакча һәм башка хуҗалык эшләре көтеп тора. Авылда мал асрамаган кеше ялкау дип исәпләнә. Димәк, билгеле сәбәпләр авыл мәктәбендә эшләүче укытучыларның профессиональ осталыгын югары дәрәҗәгә җиткерү өчен үзбелемен күтәрүгә бүленгән вакыты да шактый кысан. Бу күренеш авыл укытучысында,  минемчә, мобильлек сыйфаты тәрбияли дә инде.


 Укытучы сөйләме, үз-үзен тотышы, тышкы кыяфәте, киенү алымы белән дә башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш дип саныйм. Хәзерге чор авыл укытучысы монда да шәһәр укытучылары алдында үз дәрәҗәсен төшермичә саклый.


Укытучы вакытлы матбугат чаралары белән һәрвакыт танышып барырга да тиеш дип саныйм. Аларда чагылган фикерләрне укучыларга җиткереп, балалар белән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алу оештыру укучыларыңда уңай сыйфатлар тәрбияләүнең отышлы чарасы дип уйлыйм, аннан газета-журнал һәм китап укуга кызыксыну уяту да (беркемгә дә сер түгел,  хәзерге чор балалары китап уку белән мавыкмый) безнең бурычыбыз ич.


Шушы өзектәге кайбер фикерләргә өстәп шуны әйтәсе килә, чыннан да,  укучылар, 6 көнлек уку булгач, арыйлар. Бер ял көнендә бала ял да итәргә, җитмәсә, бирелгән дәресләрдән өй эшләрен дә эшләп өлгерергә тиеш. Ә башка шөгыльгә каян вакыт табарга! Укучы анасы буларак һәм укытучы буларак мине шушы мәсьәлә күптәннән борчый! Без дә укучылар кебек “өй эше эшлибез” бит: дәрес планнары язабыз (кайбер көннәрдә 5-6 шар дәрескә, ә бу үзе иҗади эшләүче укытучының бик күп вакытын ала), “тау кадәр” дәфтәр өеме тикшерәбез, төрле-төрле отчётлар язабыз! Ә безгә - укытучыларга үз балаларыбыз белән аралашырга  кайдан вакыт табарга?! Без кайчан театр-концертларга барырга тиеш?! Ниһаять, әдәби китап укырга каян вакыт табарга?..  Ә тел һәм әдәбият укытучыларына, аеруча БДИ га әзерләүче укытучыга классик һәм хәзерге чор язучыларның әсәрләрен, биографияләрен яттан диярлек белергә кирәк (ә барлык дәүләт оешмалары ике көн ял итә, хәтта, балалар бакчалары да.).


Ә ЕГЭ һәм ОГЭ мәсьәләсенә килгәндә, имтиханга әзерләүче буларак фикерем болай: балаларга “2” куймаска, (9 класста имтихан бирүче  балаларның уку мөмкинлекләре һәм белемне кабул итә алу дәрәҗәләре төрлечә, җитмәсә, рус теленнән имтиханның биремнәре аеруча катлаулы; ә 10-11 нчегә инде шул авыр сынауны уңышлы гына үткән балалар килә) бары тик баллар гына куярга, аттестатларын бирергә (кеше шәхесен кимсетмәү, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең үз балаларына гуманлылыгы шушында чагылыр иде!). Күпме яшь гомерләр әрәм була! Ә балл нәтиҗәләре буенча төрле уку йортларына кабул итәргә: түбән баллылар – һөнәр училищеләренә, уртачалар – техникум, колледжларга, бары тик югары баллыларны гына – югары уку йортларына.  Минемчә, моның өчен төрле дәрәҗәдәге уку йортларына кабул итү системасын камилләштерү кирәк.


Уй–фикерләремә нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, яңа заман авыл укытучысы язмамда санап үтелгән һәр педагогның  уңай  сыйфатларына ия  шул  сыйфатларны укучысында булдырырга омтылучы,  балага фикердәше итеп караучы, аңа туры юл күрсәтүче шәхес булырга тиеш!


Авыл укучылары һәм укытучылары сынатмый, ныклы адымнар белән алга бара дия алабыз!


Илләребез тыныч булсын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын! Балаларыбыз ятим булмасын! Ә башка проблемалар вакыт дәвамында чишелә торган.


Укытучы исеменә тап төшермичә, илебезгә хезмәт итик, горурланып йөрик: эшебезнең нәтиҗәсе укучыларыбызда чагылсын!


Мин алда санап үтелгән педагогларның уңай сыйфатларын үземә өлге итеп хезмәтемне дәвам итәргә  тиеш авыл укытучысы сезнең белән саубуллашам, бәйгенең хөрмәтле оештыручылары һәм әлеге язма белән танышучы кадерле укучым-коллегам! Сау булыгыз. Сәламәтлек һәм уңышлар һәрчак юлдаш булсын

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ