Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь педагогларга — тәҗрибә, ә өлкәннәренә хәрәкәт теләр идем

Гөлназ Наил кызы ХӘСӘНОВА, Буа районы Аксу урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 15 ел. Нинди соң ул заман укытучысы? Бу сорауга бертөрле генә җавап биреп булмый. Замана укытучысы - у...

Гөлназ Наил кызы ХӘСӘНОВА, Буа районы Аксу урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 15 ел. 

Нинди соң ул заман укытучысы? Бу сорауга бертөрле генә җавап биреп булмый. Замана укытучысы - ул яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче укытучы. Замана укытучысы һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Минемчә, һәр укытучы үзенең дәресенә зур әзерлек, яңалыклар белән керергә тиеш. Хәзер бит искечә генә укытып булмый. Гел укырга, эзләнергә, яңалыкка омтылырга кирәк. Үзеңнең фәнең буенча кабул иткән яңалыкларны түкми-чәчми балаларга җиткерү – бу безнең төп бурычыбыз. Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә иде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый.


Минемчә, хәзерге заман укытучыларына сабырлык, тугрылыклылык һәм еш кына рухи үсеш җитешми, ягъни алар үз фәннәрен укытуда яңалыклар эзләми һәм башкаларны да кызыктыра белми. Дисциплина урнаштыруның төп коралын тавыш күтәрүдә генә күрәләр. Ә яшь укытучыларга тотнаклылык җитешми. Бер сүз белән әйткәндә, яшь педагогларга — тәҗрибә, ә өлкәннәренә хәрәкәт теләр идем. Әмма иң мөһиме: укытучылар үз фәнен яратырга һәм укучыларда да аңа карата кызыксыну уятырга омтылырга тиешләр.


Замана укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар — минемчә, түбәндәгеләр: үз фәнен су кебек эчү, түземлелек, күңелеңдәге бар нәрсәне чыгарып салмау, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм сабыр булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәренең остасы булу һәм балаларны ярату. Ул укучыларны гына өйрәтми, ә үзе дә алардан өйрәнергә сәләтле. Әгәр дә укытучы һөнәрен сайлаган яшь белгеч шундый сыйфатлар җыелмасына ия булса, ул һөнәрнең нигезен сала һәм аннан өметле укытучы чыгар дигән ышаныч бар. Эшли башлагач, алган белемнәре белән генә чикләнеп яшәргә тиеш түгел чын укытучы. Уздырган әңгәмәләре, биргән һәр дәресе кызыклы булсын, балаларны мавыктыргыч мәгълүматлар биреп шатландырсын өчен ул көн дә үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга тиеш. Белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый, дип саныйм. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эзләнүчән булырга тиеш.


Әлбәттә, укытучы хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Ул чиктән тыш күп иҗат мөмкинлекләре бирә. Укытучы булу кыен, әмма мөмкин. Иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш, югыйсә, үзе бәхетсез булган укытучы беркайчан да бәхетле укучылар тәрбияли алмаячак. Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә, укытучы, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Укытучы эш юлында ниндидер биеклекләргә ирешим дисә, “үз эшеңә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек” формуласын закон итеп тотарга тиеш. Ә уңышка ирешүнең төп формуласы — танылу, ягъни куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен укучыларыңның, ата-аналарның, әйләнә-тирәдәгеләрнең күзләрендә очкыннар итеп күрү шатлыгы ул. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Хәзерге чорда нинди генә технологияләр куллансак та, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүгә игътибарны көчәйтмичә, уңышка ирешә алмаячакбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ