Логотип Магариф уку
Цитата:

Язмышыма рәхмәтле

Артур Мансур улы ШАКИРОВ,Сарман районы Зур Нөркәй урта мәктәбенең рәсем һәм технология укытучысы. Эш стажы – 2 ел. Элек-электән укытучы профессиясе иң абруйлы, авыр, ләкин мактаулы хезмәт булып торган...

Артур Мансур улы ШАКИРОВ,
Сарман районы Зур Нөркәй урта мәктәбенең рәсем һәм технология укытучысы. Эш стажы – 2 ел.

Элек-электән укытучы профессиясе иң абруйлы, авыр, ләкин мактаулы хезмәт булып торган. Ә авылда укытучы бик изге кеше булган. Гап-гади авыл мәктәпләрендә белем алып, республикага, илгә, халыкка хезмәт итүче күренекле шәхесләребез бихисап.


Әйе, сәләтле һәм алдынгы фикер йөртүче кешеләр генә бу биеклекләрне яулый ала.


Ләкин заманалар үзгәргән саен, кыйммәтләр дә үзгәрә. Ә балалар тагын да алгарак китә бара: вакыт һәм урын белән чикләнмәгән мобиль белем алуны үзләштерә, кулларында төрле-төрле электрон гаджетлар. Билгеле,замана белән бергә атлый торган, мөгаллимнәр бу яңалыкларны уңышлы гына кулланып киләләр. Бу технологияләр укытучыларның да, укучыларның да тормышын җиңеләйтә.


Карашы заманча булган, үз өстендә бертуктаусыз эшләүче укытучы гына балалар абруен яулый аладыр дип уйлыйм.


Безнең максат – бүгенге көн мәктәп баласын замана шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләү алымнарын эзләү, аларны куллану. Заман укытучының тирән эрудицияле, белемле булуын, методик яктан алдынгы технологияләр кулланып иҗади эшләвен таләп итә.


 Авыл егете һәм кызлары да башкалардан ким түгел. Иң мөһиме – ул бала үз юлын тапсын һәм яхшы кеше булсын. Авыл мәктәбендә,шәһәрнеке белән чагыштырганда,укучыларга игътибар күбрәк тә әле. Биредә һәр балага индивидуаль якын килү, аерым өстәмә эшләү мөмкинлеге зур. Билгеле, монда укытучының иҗадилыгыннан күп нәрсә тора. Бу үз чиратында азкомплектлы мәктәпләрдә укытучыны универсаль булырга мәҗбүр итә. Чөнки кулдагы бармаклар бертигез булмаган кебек,укучы балалар да төрле сыйфатларга,характерга һәм сәләткә ия.


Балалар, гомумән, күбрәк белем үзләштерегә тели, ата-аналар балаларын укытырга әзер, ә без исә аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш. Шунлыктан авыл мәктәпләрендә педагоглар көчле булса да, тагын да көчлерәк мөгаллимнәргә мохтаҗлык бар әле. Бу, минемчә, авыл җирендә үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр күпмедер дәрәҗәдә чикләнгән дигәнне аңлата.


Бүгенге көндә җәмгыять алдында тагын да яңа проблемалар килеп туды. Алар бөтенебезгә янаса да, балалар иң яклаучысыз, тәҗрибәсез социаль төркемгә керү сәбәпле, укыту – тәрбия бирү белән беррәттән аларның һәръяклап куркынычсызлыгын яклау һәм саклау укытучының, ата-аналар белән берлектә, төп вазифасы булып тора.


Шуңа да якты дөнья мине изге һөнәр ияләре – мөгаллимнәр юлыннан озата килүе өчен, мин язмышыма бик рәхмәтле һәм бурычлы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ