Логотип Магариф уку
Цитата:

Заманадан артта калмый

Чулпан Зөлфәт кызы ГЫЙЛМУЛЛИНА, Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең информатика укытучысыЭш стажы – 23 елТехнологияләр зур тизлектә үскән хәзерге заманда информацион технологияләр өлкәсендә махсус бе...

Чулпан Зөлфәт кызы ГЫЙЛМУЛЛИНА,


Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең информатика укытучысы


Эш стажы – 23 ел


Технологияләр зур тизлектә үскән хәзерге заманда информацион технологияләр өлкәсендә махсус белемнәрдән башка кешенең уңышка ирешүен күз алдына китерү мөмкин түгел. Шуңа күрә дә информатика мәктәп курсының иң кирәкле өлкәләреннән берсе булып тора. Бу предмет ниндидер белемнәр бирү инструменты булып кына калмый, ә укучыларның логик һәм алгоритмик фикерләвен үстерүче инструмент буларак та бик отышлы. Мәктәпне тәмамлап чыгучы укучылар шундый дөньяга килеп эләгәләр: бар яктан да, төрле сферларда тиз генә ориентлаша белергә, үзенә кирәкле белемнәрне эзләп табарга, теләсә нинди стандарт булмаган ситуациядән дә чыгу юлын таба белергә тиеш булалар.


Мин гади авыл мәктәбендә, Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң, 23 ел инде информатика укытучысы булып эшлим. Информатика фәнен укыту да хәзер тамырыннан үзгәрде.


Өендә компьютеры, интернеты булмаган укучылар хәзер авыл мәктәпләрендә дә юк. Мәктәптә дә замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган информатика кабинетлары, вай-фай эшләп тора. Балалар компьютерны хәзер кайбер укытучыларга караганда да яхшырак белә дигән гыйбәрә дә йөри. Шуңа күрә информатика фәненең дә максаты үзгәрәк хәзер.


Мин үземә максат итеп, тиз үзгәрүчән тормышыбызга ияләшә алучы, заманча технологияләргә ия булган шәхес тәрбияләүне куйдым. Шул максаттан чыгып, укучыларга оператив рәвештә информация таба алу, аны структуралаштыру, оптималь алгоритмнар төзергә өйрәтү, командада эшләү осталыгын үстерү бурычларын куйдым.


Безнең әйләнә-тирәбездәге үзгәрешләр шул дәрәҗәдә тиз бара ки, хәтта без аны күз алдына китерә дә алмыйбыз. Җир шары да тизрәк әйләнәдер кебек тоела башлый кайвакыт. Беркли Университеты мәгълүматларына караганда, 90 нчы елларда информация күләме 5 елга ике тапкыр арткан булса, хәзер бу арту 1,5 ел га туры килә, ә инде 2020 нче елга информация күләме 73 көн эчендә ике тапкыр арта башлаячак. Ни өчен бу хакта сөйлимме? Информация белән эшләү күнекмәләренә без укучыларны информатика дәресләрендә төшендерәбез. Шуңа күрә дә мин укучыларны күп информация белән эшләү, материалның иң мөһимен генә сайлап ала белү алымнарына төшендерергә тырышам.


Дәресләрдә киң кулланыла торган бер алым турында сөйлисем килә. Бу алым – интеллект карта яки ментальная карта (Mind maps) дип атала. Укучылар, мәгълүмат белән танышканнан соң, интеллект карта төзиләр. Әлеге методка нигез салучы – Тони Бьюзон. Mind maps практик яктан универсаль, аны төрле ситуацияләрдә кулланырга була: информация туплау өчен дә, ниндидер сорауны ачыклау өчен дә, карарлар кабул итү өчен дә. Иң яхшысы – бу методны яңа идеяләрне тәртипкә салу (структуралаштыру) этабында куллану. Гади схемалар, таблицалар төзегәндә баш миенең бары сул як ярымшары гына эшләсә, интеллект карта эшләгәндә ике ярымшар да эшли. Гади схемадан аермалы буларак, монда бик күп төсләр кулланыла. Шул вакытта рәсемнәр куллану истә калдыруга ярдәм итә. Укучылар, беренчедән, информация белән эшләргә өйрәнсә, икенчедән, алар анализлыйлар, структуралаштыралар, өченчедән, бу информация аларның хәтерендә дә яхшырак саклана. Мин шундый башка креатив фикерләүне үстерүгә ярдәм итә торган алымнар да кулланырга тырышам.


Укучылар белән эшләгәндә, проектлар методын отышлы кулланам. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эшне укучылар бик яратып башкаралар. Аларны кызыксындырган темаларга ясаган проектларыбыз сайтлар рәвешендә интернет челтәрләрендә дә урын алды. Шул сайтлар белән төрле конкурсларда катнашып җиңүләр яулау, аларны киләчәк профессияләрен сайлаганда да этәргеч бирә дип уйлыйм. Ел саен диярлек минем эшемне дәвам итеп, пединститутларның информатика бүлегенә керүче укучыларым миңа алга таба эшемнән тәм табарга ярдәм итә.


Хәзерге заманда укытуның төп нәтиҗәсе булып алган белемнәрнең күләме түгел (бөтен гомергә җитәрлек белемнәр бирү мөмкин түгел), укучыларның яңа белемнәрне алырга, табарга омтылыш тәрбияләү һәм моны ничек эшләргә кирәклеген күрсәтү тора. Мин шундый укучылар тәбияләргә тырышам да инде.


Нык белемле, заман таләпләренә җавап бирерлек шәхес үстерү өчен без барысын да эшләргә, аларга киләчәк тормышларында юл күрсәтергә тиешбез. Бүгенге көндә дә укытучы балаларга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышаныч булып кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ