Заманча җиһазландырылган кабинет – укытучының ярдәмчесе
Рәзилә Рәфкать кызы ГАДЕЕВА, Алексеевск районы Алексеевск 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы – 22 елМин балачактан ук укытучы булырга хыялландым. Үзе укыткан предме...
Рәзилә Рәфкать кызы ГАДЕЕВА,
Алексеевск районы Алексеевск 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы – 22 ел
Мин балачактан ук укытучы булырга хыялландым. Үзе укыткан предметны яхшы белеп, эшен яратып дәрескә керүче укытучыларга сокланып та, көнләшеп тә карый идем. Шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлагач: “Минем укытучы буласым килә!” – дип педагогик уку йортына укырга кердем.
Заманча укытучы... Заманча дәрес... Заманча укучы... Болар барысы да елдан ел үзгәреп, камилләшеп тора. XXI гасыр баласы күбесенчә Интернет челтәрендә “яши”, аның акыл үсешен заманча технологияләр, Интернет формалаштыра. Моның белән санашмыйча мөмкин түгел. Шуңа күрә бүгенге көн укытучысына үз фәнен яхшы белү генә җитми. Ул әле дәрес материалын замана баласы кызыксынырлык итеп тәкъдим дә итә белергә дә тиеш.
Балаларны фән белән кызыксындыруда, төпле белем бирүдә укыту кабинетларының роле бик зур. Укыту кабинеты ул – укытучы һәм укучының эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм итүче үзәк. Аның функцияләренә укыту, информация бирү һәм балаларны тәрбияләү керә. Ә татар теле һәм әдәбияты кабинетларына куелган таләпләргә исә татар теле һәм әдәбияты предметларын укыту процессын тәэмин итүче материаль-техник чаралар, китапханә фонды, компьютер һәм мәгълүмат чаралары, аудиовизуаль чаралар булуы керә.
Мин рус мәктәбендә эшлим. Рус мәктәбендәге татар теле кабинеты башка кабинетлардан аерылып тора. Татар балалары өчен ул милли почмак булса, башка милләт балалары өчен чит тел кабинеты. Шуңа күрә дә рус мәктәбендәге татар теле кабинетын җиһазлаганда укыту, өйрәтү һәм тәрбияләү максатларының үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк. Беренче чиратта, кабинет үзенең функциональ бурычын үтәргә ярашлы булырга тиеш, ә техник яктан заманча дәрес үткәрергә мөмкинлек бирергә тиеш. Кул астында кирәкле методик һәм техник арсенал булганда гына укытучы дәресләргә иҗади якын килә ала. Шул вакытта гына кабинет чын мәгънәсендә укытучының иҗат лабораториясенә әверелә.
Кызганычка, бүгенге көндә күп кенә мәктәпләрдә, аеруча авыл мәктәпләрендә, кабинетларны заман таләпләренә туры китереп җиһазлау проблемасы чишелмәгән. Техник чараларның булмавы белем бирү сыйфатының түбән булуына, укучыларның кызыксынуы кимүгә китерә. Шуңа өстәп, әле күп кенә укытучыларның мәктәптә кабинетлары бөтенләй юк. Андый укытучылар бер кабинеттан икенчесенә йөрергә мәҗбүр. Андыйларның иҗат лабораториясе кайда урын табылса, шунда саклана. Нәтиҗәдә, күбесе югалып, таушалып бетә.
Мин үзем шундый кабинетсыз укытучылар составында. Әлеге проблеманы мин үз тәҗрибәмдә беләм. Безнең халыкта: “Өч тапкыр күченү, бер тапкыр януга тиң,” – диләр. Уйлап-уйлап торам да унбиш елдан артык кабинетсыз эшләп, мин ничә тапкыр “яндым” икән? – дим.
Үз кабинетыңның ишеген ачып керү нинди рәхәт! Монда бар нәрсә дә якын һәм кирәкле. Үз кабинеты булган укытучы – бәхетле укытучы, ә заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган кабинеты булган укытучы – бик бәхетле укытучыдыр, минем уйлавымча. Ләкин заманча укытучының: “Кабинетым юк!” – дип зарланып утырырга хакы юк. Балаларны синең кабинетың булмавы кызыксындырмый. Алар заман белән бергә атлый. Бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин: “Балаларны үзегез яшәгән заманнан соң да яшәрлек итеп тәрбияләгез” – дип әйтеп калдырган бит. Димәк, без, укытучылар, заманнан бер адым алда барырга, киләчәкне күздә тотып эшләргә тиешбез.
Мин кабинетсызлык проблемасын төрле юллар белән чишәргә тырышам. Үземнең кабинетым юк икән, башка кабинетларның мөмкинлекләреннән файдаланам. Күпчелек дәресләремне “Фәннәр иленә сәяхәт” девизы астында үткәрәм. Болай эшләү укучыларга да, миңа да ошый. Төрле кабинетларга кергәч, без дәресләрне әлеге фән турында, шул фәндә ачышлар ясаган галимнәр турында, шул фән укытучысы турында, фәннең ошавы, ошамавы турында сөйләшүләрдән башлыйбыз. Мондый сөйләшүләр барышында укучылар үзләренең фикерләрен әйтергә өйрәнәләр, яраткан китаплары, әдәби әсәрләре турында да сөйлиләр. Бу алым, минем уйлавымча, укучыларны татар телендә сөйләшергә дә җәлеп итә, төрле фәннәр турында белемнәрне системалаштырып предметара бәйләнешне дә тормышка ашыра.
Минем күпчелек дәресләрем рус теле кабинетында үтә. Бу кабинетларда эшләгәндә мин телләрне чагыштырып укыту методикасын кулланып эшлим. Телләрне чагыштырып укыту сөйләмдә рус балаларына гына хас булган хаталарны булдырмаска, булганнарын төзәтергә мөмкинлек бирә.
Балаларны тәрбияләүдә мөһим булмаган нәрсә юк. Монда аларның укыган әсәрләре дә, караган рәсемнәре дә, очрашкан кешеләре дә, сөйләгән һәм ишеткән сүзләре дә, утырып укыган кабинетлары да – барысы да мөһим. Шуңа күрә конкурентлыкка сәләтле, яхшы күңелле кешеләр үстерик дисәк, көчебезне кызганмыйк. Шул вакытта гына, без балада үз фәнебезгә карата кызыксыну уята алачакбыз, тиешле нәтиҗәләргә дә ирешәчәкбез һәм горур итеп: “Мин укытучы!” – дип әйтә алачакбыз.
Комментарийлар