Сезнең Казандагы Лядской бакчасындагы әбекәй сыны янәшәсенә утырып хәл җыйганыгыз бармы?
Әниләрнең, дәү әниләрнең җыелма образы буларак тудырылган әлеге «Казан әбисе»нең авторы Россия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлекчәсе әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгат...
Әниләрнең, дәү әниләрнең җыелма образы буларак тудырылган әлеге «Казан әбисе»нең авторы Россия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлекчәсе әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе сынчы Винера Абдуллина мондый ихлас, бер күрүдә истә кала торган сыннарны берсе артыннан икенчесен коеп кына тора. Аның Санкт- Петербургтагы остаханәсендә булганнан соң, иманым камил, моның шулай икәненә һәркем инаначак.
Комментарийлар