Логотип Магариф уку
Цитата:

Алты көнлекне  биш көндә укырга

Татарстанда мәктәпләр биш көнле  уку атнасына  күчәрме? Аны ничек оештырырга, күчкән хәлдә, ата-аналарның балалары белән күбрәк бергә булу өчен вакытлары табылырмы? Күрше төбәкләрдә инде бай...

Татарстанда мәктәпләр биш көнле  уку атнасына  күчәрме? Аны ничек оештырырга, күчкән хәлдә, ата-аналарның балалары белән күбрәк бергә булу өчен вакытлары табылырмы? Күрше төбәкләрдә инде байтактан бирле шимбә көннәрдә укымыйлар.  Беренче сыйныфларның ата-аналары ел саен уку елын артык ял көне турындагы сораудан башлыйлар. Әмма әлегә республика мәктәпләре укучылары  белем йортларына атнага алты тапкыр баруларын дәвам итә.
Әлеге теманы туры эфир вакытында Татарстан Мәгариф министрлыгының Мәгариф тармагында күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов һәм  «Яңа мәктәп» федераль партия проектының республикадагы координаторы Асия Тимирясова тикшерде. Очрашуның мадераторы булып РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина чыгыш ясады.
Рәмис Мөҗипов биш көнле уку атнасына күчәр өчен проблемалар булмавын хәбәр итте.
- Законнар чыгару ягыннан бернинди чикләүләр һәм тыюлар каралмаган, - диде департамент җитәкчесе. – Хезмәт режимын билгеләү белем бирү учреждениесенең вәкаләтенә керә. Барысы да  биш яки алты көн уку атнасының мәктәпкә, ата-аналарга һәм балаларга уңайлы булуына карый. Чөнки билгеле бер аермалыклар килеп туа: биш көнле уку вакытында  атна дәвамында уку нагрузкасы арта. Атнасына алты көн укыганда, бу йөкләнеш алты көнгә бүленә иде. Әлеге мәсьәләне хәл итәргә алынып, без өстәмә мәшәкатьләр тудырмыйбызмы икән?
Катнаш укыту варианты да бар – шимбә көнне дистанцияле итеп оештыру. Мөҗипов шимбәгә аз йөкләнешле предметларны күчерергә кирәк дип бара. Бу мәсьәләне һәр уку йорты үзенчә, аерым хәл итә ала.
Асия Тимирясова, ике мәктәп баласының әнисе буларак, «биш уку көне» идеясен  хуплый. Аныңча,  атнага алты көн уку мәктәпләрнең эшен киметергә ярдәм итә. Ләкин яңа уку йортлары бер-бер артлы төзелә тора һәм, мөгаен, республика мәктәпләре якын киләчәктә шимбә көн ял итәр.
                                                                                                            Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ