Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыдагы татар гимназиясендә  республика семинары узды

Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә белем алучы татар балалаларын туган телгә өйрәтү максатыннан, башлангыч сыйныфларда барлык фәннәрне туган телдә укыту тәҗрибәсе кертелде. Әлбәттә, гимна...

Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә белем алучы татар балалаларын туган телгә өйрәтү максатыннан, башлангыч сыйныфларда барлык фәннәрне туган телдә укыту тәҗрибәсе кертелде. Әлбәттә, гимназия бу фәннәрне укыту өчен сыйфатлы эчтәлекле уку әсбаплары белән тәэмин ителде.

Дөнья турында белемнең берничә фәнгә бүленеп тармаклануына карамастан, аларның мөһим уртак ягы бар – дөнья кеше тарафыннан танып беленә. Кеше өчен дөньяда булган нәрсә телдә чагыла. Менә шушы күзлектән чыгып, туган (татар) тел һәм әдәбият фәненең «Әйләнә-тирә дөнья» дәресләре белән бәйләнеше зур. Без М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия базасында «Билингваль белем бирү шартларында уку әсбапларының тоткан урыны һәм әһәмияте» дигән темага татар мәктәпләрендә эшләүче башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучылары өчен республика семинары оештырдык. Әлеге семинарда профессор, педагогика фәннәре докторы, А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая авторлыгындагы 1 – 4 сыйныфлар өчен «Әйләнә-тирә дөнья»  әсбапларын татар мәктәпләрендә укучы балаларга файдалы итеп яраклаштырып төзегән дәреслекләр авторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов та катнашты. Семинар материаллары, җыентык итеп итеп бастырылып, укытучыларга таратылды. Әлеге җыентыкта Актаныш, Әгерҗе, Тукай, Мөслим, Сарман, Кукмара, Балтач, Балык Бистәсе районнары, Казан, Алабуга, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре укытучыларының фәнни хезмәтләре: дәрес эшкәртмәләре, мәкаләләре, дәрестән тыш чаралары дөнья күрде.

Семинарда «Тылсым» театр түгәрәге (җитәкчеләре – А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының һәм Татарстанның атказанган артистлары Энҗе Шиһапова, Чулпан Садыйкова) Т.Миңнуллинның җыелма әсәрләреннән «Булмас димә!» тамашасын күрсәттеләр. Укучыларның уйнавы искиткеч оста, әсәрдә күтәрелгән проблемалар актуаль, теманың семинар эчтәлегенә аваздаш  булуы бик тә отышлы иде.
Башлангыч сыйныфның 1 – 2 нче сыйныфлары өчен Алсу Хәмит кызы Кадыйрова белән Ясирә Газизова күрсәткән ачык дәресләрнең  тәрбияви яктан файдалы, методик яктан грамоталы төзелгән булуын ассызыкларга кирәк.
Әнисә Сәгыйтова, Флүзә Фәйзуллина, Резеда Солтановалар әзерләгән ачык чараларда укучылар эшчәнлекләре мавыктыргыч, кызыклы, файдалы итеп оештырылуы, укучыларның матур итеп туган телдә аралашулары игътибарга алынды.
«Әйләнә-тирә дөнья» фәнен өйрәнүнең төрле кызык юлларын табарга мөмкин. Ландыш Нәфикова, Ләйсәния Хамматова әзерләгән «Тамчы-шоу» интеллектуаль уены моның ачык дәлиле булды.
Алга таба семинар түгәрәк өстәл артында әңгәмә белән дәвам итте.  Җәүдәт Хөсәенов 1 – 4 сыйныфлар өчен үзгәртеп бастырылган “Әйләнә-тирә дөнья” уку әсбапларының үзенчәлекле якларына тукталды. Дәреслек авторы керткән мәгълүматлар татар мәктәпләрендә укучы балаларга халыкның мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен үзләштерүгә мөмкинлек тудыру өстенә, туган телнең байлыгыннан оста файдаланырга өйрәтүе һәм тарихи җирлеккә нигезләнүе белән күпкә файдалы. Татар халкының яшәү рәвеше, онытыла төшкән йолалары, гаилә кыйммәтләре, туган ил төшенчәсе татар балаларына  үз телләрендә – ана телендә  аңлатылырга тиеш. Төпле белем һәм тәрбия янәшә алып барылган очракта гына әхлаклы кеше тәрбияләнә.

Җ.А.Хөсәеновның Татарстан китап нәшрияты тарафыннан 2017 елда нәшер ителгән  «Русча-татарча география сүзлеге» дә игътибарга алынды.
«Русча-татарча география сүзлеге» якынча 4 мең географик термин, төшенчә һәм атаманы үз эченә ала, башка сүзлекләрдән аермалы буларак, географик термин һәм атамага энциклопедик мәгълүмат, аңлатма бирелә.
Хөсәенов Җәүдәт Абдулла улының киңкырлы, талантлы галим буларак,  туган телдә белем-тәрбия  бирүне күздә тотып башкарган хезмәтләре бихисап. Без туган тел сагында шушындый галим булуына сөенәбез.Татар теленең башка телләр белән янәшә куелырлык фәнни терминнары, атамалары бөртекләп тупланган хезмәтләр  туган телебезнең төзек кагыйдәле камил тел булуын тагын бер кат раслый, димәк, фәнни-техник алгарыш татар лексикографиясе өлкәсен үстерә.

Семинар бик файдалы булды. Килгән укытучылар: «Гимназиянең төзеклегенә, матурлыгына, шәул ук вакытта акыллы, сәләтле, бик матур татарча сөйләшә торган укучы балаларга, энергияле укытучыларына сокландык. Фәнни-методик яктан үзебез өчен күп мәгълүмат алдык», – диделәр. Бу – безнең хезмәтебезгә куелган бик кадерле һәм зур  бәя булды.
 Энҗе НУРИСЛАМОВА,

Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ