Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаиләдә баланы кем тәрбияләргә тиеш?

Баланы тәрбияләү проблемасы  соңгы елларда бигрәк тә кыскен тора. Моны хәл итүнең күптөрле юлларын тәкъдим итүчеләр бар. Берәүләр баланы әни тәрбияләргә тиеш, ата кеше гаиләгә акча табучы, диләр....

Баланы тәрбияләү проблемасы  соңгы елларда бигрәк тә кыскен тора. Моны хәл итүнең күптөрле юлларын тәкъдим итүчеләр бар. Берәүләр баланы әни тәрбияләргә тиеш, ата кеше гаиләгә акча табучы, диләр. Мөселман гаиләләренең күпчелегендә ул чыннан да шулай. Әмма  тормышның үз кануннары бар, замана үз төзәтмәләрен кертә. Балаларын ташлаган, алимент түләми качып йөрүче аталар да байтак. Суд приставлары андыйларның эзенә басып бара, алимент исәбенә мал-мөлкәтләрен, машиналарын тартып алу очраклары еш  була. Мондый юл белән барылса җәмгыятьтә ата кешенең  дәрәҗәсе бөтенләй калмаячак, киресенчә, аны күтәрергә кирәк, дигән карашта торучылар күпчелекне тәшкил итә.  Нинди ысуллар белән?  Монысына җавапны киң җәмәгатьчелек әйтергә тиештер.

 Казанның Урицкий исемендәге ял паркында Әтиләр көне уңаеннан уздырылган чаралар әнә шулай уйлануларга җирлек бирде. Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы, республикабызның «Әтиләр берлеге» иҗтимагый оешмасы, район хакимиятләре һәм проблемалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән эшләүче үзәкләрнең уртак тырышлыгы белән үткәрелгән чарага Татарстанның төрле төбәкләреннән балалары белән йөзләрчә ата-ана килгән иде. Әлбәттә, мәйданның үзәгендә баласын җитәкләгән әтиләр булды. 
Бу чараны оештыручылар гаиләне таркатмыйча саклауда ата кешенең ролен күрсәтүне, аерым алганда, күркәм гаиләләр, әтиләр мисалында  бала тәрбияләүдә, гаиләдә үзара аралашуда, бергәләп ялларын оештыруда туплаган тәҗрибәсен өйрәнеп, башкаларга җиткерүне максат итеп куйганнар.
Бу үзенчәлекле чарага  килүчеләргә төрле уеннарда, конкурсларда, иҗади бәйгеләрдә  һәм  спорт ярышларында катнашып үз осталыкларын  күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Әтиләр монда чын әтилекләрен раслады – балалары әтиләренең ныклы иңенә таянып җиңүләргә иреште.
                                                                                  Альберт ЗAҺИРОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ