Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кара пулат» Болгарга чакыра

“Татмедиа” АҖнең брифинглар залында  12–13 август көннәрендә шәһре Болгарда  “Кара пулат” операсын ачык һавада  күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очр...

“Татмедиа” АҖнең брифинглар залында  12–13 август көннәрендә шәһре Болгарда  “Кара пулат” операсын ачык һавада  күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуга Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, “Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе, “Кара пулат” операсы режиссёры  Илгиз Зәйниев,   композитор, Тинчурин театрының оркестр дирижёры Ильяс Камалов, Татарстан һәм  Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең композиция кафедрасы доценты Эльмир Низамов килгән иде.
Кунакларның сөйләгәннәреннән аңлашылганча, опера  12–13 август көннәрендә без күрергә гадәтләнгән  декорацияле театр сәхнәсендә түгел, бәлки ХIV гасыр Алтын Урда архитектурасының тиңсез һәйкәле – Кара пулат фонында күрсәтеләчәк.
Композитор Эльмир Низамовның  Ренат Харис либреттосына язган  “Кара пулат” операсының премьерасы 2015 елда Кәрим Тинчурин исемендәге драма театры сәхнәсендә булган иде. Җидееллык тәнәфестән соң, агымдагы елның май аенда опера яңадан Тинчурин сәхнәсенә кайтты һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең  1100 еллыгына багышлап күрсәтелде. Опера Татарстан Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев җитәкләгән “Яңарыш”  фонды ярдәмендә куелды.
Операда баш рольләрне  Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина һәм Артур Исламов, яшь артистлар Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкарды. Спектакльдә шулай ук Дина Венедиктова, Элина Сафина, Диана Мөхетдинова, Эльвира Калисламова, Әнисә Вәлиева, Полина Зиннәтова һәм башкалар катнаша.  Опера театрында Тинчурин театрын Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов һәм танылган артистлар   Илнур Байназаров белән Зөлфәт Закировлар тәкъдим итә.
– Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә  кертелде. Ул бөтен дөнья өчен тиңе булмаган әһәмиятле  урын алып тора. Тарихыбызны өйрәнүгә халыкта   кызыксыну уяту өчен безгә мондый проектлар кирәк, – дип билгеләп узган иде шул чагында “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев.
Операның ачык һавадагы  версиясе режиссёры  – Илгиз Зәйниев.
– Ачык һавада башкаручылар тавышы дөрес яңгырамас, дип артистларның тавышын яздырып кына алып килергә тәкъдим итүчеләр булды, – диде үзенең чыгышында Илгиз әфәнде. – Әмма без артистларның үз тавышлары белән җырлауларын якладык. Моның өчен иң көчле артистлар составын сайлап алдык. Аларның башкаруын хор тавышы белән дә көчәйтәчәкбез.
Опера Ильяс Камал җитәкчелегендәге  Тинчурин театры оркестры башкаруында яңгыраячак.   Кара пулат янында заманча визуальләштерелгән яктылык  эффекты кулланылачак.
“Кара пулат” операсын кичке 20.00 сәгатьтә күрсәтү планлаштырыла. Керү ирекле. Хәтерегезгә төшсен өчен, операның сюжеты нигезенә Аксак Тимер сугышчылары тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы легенда салынуын да әйтеп үтәбез.
Рәхим итегез!

                                                  Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ