Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәбең яңа уку елына әзерме?

Быелгы август әле һаман да җәйге челлә көннәрне хәтерләтсә дә, Белем көненә дә нибары өч атна вакыт калып бара. Республикабызда 1 сентябрьдә 1413 белем бирү учреждениесе үз ишекләрен ачарга тиеш. Быел...

Быелгы август әле һаман да җәйге челлә көннәрне хәтерләтсә дә, Белем көненә дә нибары өч атна вакыт калып бара. Республикабызда 1 сентябрьдә 1413 белем бирү учреждениесе үз ишекләрен ачарга тиеш. Быел Татарстанда 9 яңа мәктәп сафка басарга тиеш. Алар Әлмәт, Саба, Кукмара, Яшел Үзән һәм Чаллыда, ә Түбән Кама белән Биектау районында икешәр мәктәп. Әлеге яңа мәктәпләрдә 7300 укучы белем алачак. Ә быел республикабызда беренче сыйныфка 55 300 сабый укырга керәчәк.
Алда әйткәнебезчә, Чаллының 69 нчы микрорайонында шәһәр тарихындагы иң зур мәктәп 1 сентябрьгә тәүге укучыларын кабул итәчәк. 24 мең кв. метрлы заманча мәктәп төзелешенә 2 миллиард 388 миллион сум акча тотылган. Ике спорт залы, ике бассейны, 780 урынлы актлар залы, футбол, волейбол мәйданчыклары булган әлеге мегомәктәптә 1500 укучы белем алачак. Биредә 13 беренче сыйныф кына булачак.
Инде бүгеннән үк Чаллыда балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү башланды.
Роспотребнадзорның Чаллы буенча идарә хезмәткәрләре яңа уку елы алдыннан мәгариф учреждениеләренең туклану блогындагы ремонтны, яңа төзелгән объектларның санитар таләпләргә туры килүен тикшерә. 15 августтан азык-төлек блокларын тикшерә башлаячаклар.
Быел Чаллыда 1 сентябрьдә 70 меңгә якын бала – мәктәпкә, 100 меңнән артык бала балалар бакчаларына барачак.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ