Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп программасында нинди дәресләр җитми?

Мәктәпләрдә физика белән математиканы гына яхшы белү җитәме икән? Мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына аяк баскач, бик күп яшьләр, төрле проблемаларга юлыгып, ни эшләргә белми аптырап кала. Бәлкем, мәкт...

Мәктәпләрдә физика белән математиканы гына яхшы белү җитәме икән? Мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына аяк баскач, бик күп яшьләр, төрле проблемаларга юлыгып, ни эшләргә белми аптырап кала. Бәлкем, мәктәпләрдә төп фәннәрдән тыш, чын тормышны күзалларга өйрәткән психология дәресен кертү дә дөрес булыр.
 Skillbox һәм VK  үткәргән сораштыруда күренгәнчә , күпчелек россиялеләр мәктәптә психология өлкәсен өйрәнелүен хуплый. Сораштырылучының 52 проценты балаларны мәктәптән үк финанс грамоталылыгына, 38 проценты программалаштыруга өйрәтү кирәк дип саный. Психология өчен 34 процент кеше тавыш биргән.
Моннан тыш, 30 процент сораштырылучы  мәктәп программасында икътисад, 9% проценты дизайн, 8 проценты маркетинг буенча дәресләр күрергә теләүләре турында теләк белдергән.
Заманча мәктәпкә һөнәри юнәлеш бирү кирәкме? Сораштыруда катнашучыларның  73 проценты балаларны һөнәр сайлауда юнәлеш бирүне мөһим дип белдергән. Мәктәп укучысына вакытыннан алда һөнәри юнәлеш бирү аның үсешен чикләргә мөмкин, дип  моның белән килешмәүчеләр дә бар.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ