Логотип Магариф уку
Цитата:

Мошенниклар капкынына эләкмәгез!

«Ничек түләрмен дип тә уйламадым, кирәкме бу миңа дип тә тормадым – әллә гипнозладылар шунда. Уемда зур табыш алу гына иде. Ярый, янымда кызым булды. Ул капыл торып басты да алып чыгып китте. Юкса, кр...

«Ничек түләрмен дип тә уйламадым, кирәкме бу миңа дип тә тормадым – әллә гипнозладылар шунда. Уемда зур табыш алу гына иде. Ярый, янымда кызым булды. Ул капыл торып басты да алып чыгып китте. Юкса, кредит алырга дип документларымны барлый башлаган идем инде».
Мошенниклар булган, бар һәм һәрвакыт булачак. Булган акчаларын тиз генә һәм бик күпкә арттырып баерга, алай гына да түгел, башкаларны да «баетырга» җыенган танышларыгыз сезнең арада да юк түгелдер. Акчаң булмау проблема түгел хәзер, кредит бар бит. «Кара көнгә» дигән соңгы тиеннәрең очу – бер нәрсә, әле тагын кредит сазлыгына да төшеп чумасың...
«Шәп җиргә алып барам»
Гөлсинә ханым гап-гади татар авылында яши. Тыныч кына яшәп яткан мәлдә, якын туганнары аша мошенниклар капкынына кабу мөмкинлеген башына да кертеп карамый. Аның чын исем-фамилиясен, торган җирен күрсәтмәвебез аңлашыладыр. Татар халкында чүпне ызбадан читкә чыгармыйлар. Ә менә проблема үзе чүп кенә түгел. Шуңа күрә Гөлсинә апа сөйләгән очракны тулысынча бәян итүне кирәк санадык. Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен.
Йокларга яткач, телефоным шалтырады. Теләр-теләмәс кенә смартфон экранына карыйм: туган тиеш-ле авылдашым икән.
– Гөлсинә, әйдә, иртәгә Казанга барып кайтыйк әле, – ди бу.
– Нигә?
– Әйтмим. Бер бик шәп җиргә алып барам сине.
– Шаярумы соң бу, Вәсимә апа? Бала-чага түгелмен, эшкә дә барасым бар. Тота-каба, тик торганда, ни дип Казанга чыгып чабыйм?! Ирем дә аптырашта бу сүзеңә!
Авыл җирендә сер яшереп калу кыен. Бу очракта да шулай булды. Якын аралашкан уртак танышлар аша туганым чакырган «шәп җирнең» гап-гади финанс пирамидасы икәнлеген, безнең ише беркатлы халыкны психологик яктан бик яхшылап эшкәрткәннән соң, зур суммаларга кредит алдырып, аны шушы структурага салдырырга тырышачакларын тиз төшендем. Баксаң, үзенең бертуганын да шул «шәп җиргә» алып барган икән Вәсимә апа. «Ул оешмага керерлек акчам юклыгын белеп тора, югыйсә. Йорт салырга алган кредитларыбызны әле күптән түгел генә түләп бетергән идек. Ә миңа, шул пирамидага керү өчен, кредит алырга тәкъдим итеп маташалар. Бик нык хәтерем калса да, үзен андый шикле оешмалардан читтә йөр дип үгетләп карадым. Тыңламады. Соңгы арада аралашмыйбыз, бурычка батканнар бугай. Югыйсә, тормышлары моңа кадәр түгәрәк иде: йорт-җирләре хан сараедай, мал-туарлары, умарталары бар. Эшләп торалар. Шөкер итеп кенә яшисе бит», – дип сөйләде энесе. Ә ата-ананың үзләрен пирамидага керергә шәһәрдә яшәүче кызлары «кодалаган». Акчаларын банкта саклауга караганда, әлеге оешмага салып, тиз арада зур процентлар белән «бәбиләтеп» алырга мөмкин булуы турында дусларына да сөйләгән ул. Мошенниклар янына барып кайтырга өлгергән һәр кеше анда психологик яктан нык басым ясалуын әйтә, бәлки гипноз да кулланыладыр әле, диләр. Финанс пирамидасы акчалы кешеләр өчен генә яный дип уйлаган идем. Банкта сак-
ларлык акчам булмаган килеш, байыйм дип кредит коллыгына төшү куркынычы башыма да килмәде. Хәзер акча мәсьәләләренә тагын да саграк карый башладым.

Сергей Мавродиның «МММ» структурасы – Россия-дәге иң колачлы пирамида мисалларының берсе. Үзе үлсә дә, эше үлмәгән. Җиңел юл белән баерга хыял-
ланучылар булганда, аларга «шартлар» тудыручы мошенникларның эшләре гөрләп барачак. Белгечләр пирамидалар ярдәмендә нәкъ менә мошенниклар гына акча эшли ала ди. Ник дигәндә, вәгъдә ителгән югары процентларны түләү гел яңа әгъзаларның кертемнәре хисабына алып барыла. Финанс капкынына агылучылар чылбыры өзелсә, пирамида җимерелә, шуңа күрә алар югары табыш вәгъдә итә торган рекламаларны эшкә җигәләр дә инде.
Пирамида түгелме дип шикләнсәгез, сезне тагын бер нәрсә: оешманың финанс хәле турында, гамәлгә куючылары, җитәкчеләре, төгәл эш юнәлеше хакында анык мәгълүмат булмау сагайтырга тиеш. Оештыручылар кертемнәргә куркыныч янамый дип телдән генә ышандырырга тырышса, моны, шулай ук, игътибарсыз калдырмагыз. Чын инвестиция компанияләре үз клиентларын финансларга куркыныч янау (риск) ихтималы турында һәрвакыт алдан кисәтә.
Канун буенча гражданнар акчасын бары тик банклар, кулланучыларның кредит оешмалары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кредит оешмалары һәм 1,5 млн сумнан да ким булмаган суммаларны микрофинанс компания-
ләре генә саклау өчен кабул итә ала. Банкларда 1,4 млн сумга кадәрле кертемнәр дәүләт тарафыннан иминиятләштерелә.
Таҗлы вирус күләгәсендә –
таҗсыз караклар
Коронавирус белән бәйле карантин вакытында мошенниклар бермә-бер активлашкан.  Соңгы вакытта бигрәк тә өлкәннәргә атака көчәйде. Чөнки волонтерлар хезмәте, башка төр ярдәмнәр турындагы игъланнар ышыгында әби-бабайларның ышанычына керү бик җиңел. Эшсез калып, күп вакытын интернетта уздырыр-
га өйрәнгән һәм акчага мохтаҗ кешеләр саны артуы да караклар өчен кулай гына. «Өйдә торып кына башкарырдай эш, бик югары процентлы кертемнәр тәкъдим итүчеләр күбәюе сизелә, – дип, бүгенге вазгыятькә бәйле фикерләре белән уртаклашты Милли банкның Татарстан буенча бүлекчәсе җитәкчесе Марат Шәрифуллин. – Хәзер финанс пирамидаларының үз «эшләрен» әкренләп интернетка күчерә барулары күзәтелә. Ул оешмалар акчаларны инвестпроектларга салырга тәкъдим итә. Классик бизнесны, мәсәлән, күчемсез милек төзелешен, компанияләрнең акцияләрен инвестицияләү дигән булып, начар уйларын матур кәгазьгә төреп, кәнфит-реклама эшлиләр. Чын-чынлап ышандыру өчен, шәһәр уртасында «чын» офис та ачып куярга мөмкиннәр. Аларның төп корбаннары – 30-50 яшьләрдәге хезмәткә сәләтле кешеләр».
Финанс базарының намуслы катнашучылары турында да әйтеп китәсе килә: кулланучылар кредиты кооперативы (КПК) яисә авыл хуҗалыгы кулланучылар кредиты кооперативы (СКПК). Алар үзара ярдәм кассалары буларак оеша. Кооператив әгъзалары финанс ярдәме фондын формалаштыралар һәм аннан процентлар астында күпме кирәк акча ала алалар. Чын-чынлап кооператив булып теркәлгән оешмаларның атамаларын нәкъ менә югарыда әйтелгәнчә генә рәсмиләштерергә мөмкин. ООО, АО, ИП дип теркәлүчеләр исә берничек тә үзләрен кооператив дип атый һәм акча туплау белән шөгыльләнә алмый. Намуслы оешмалар исеме астында пирамидалар законсыз эш алып барырга омтылмыймы дип шикләнгән очракта, барлык мәгълүматны Россия Банкы сайтындагы реестрда табарга һәм анда күрсәтелгән реквизитлар белән чагыштырырга кирәк. Тулы исеме, ИНН, ОГРН туры килергә тиеш.
Лейсан НИЗАМОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ