Логотип Магариф уку
Цитата:

Подольск курсантлары батырлыгына – 80 ел

1941 елның октябь аенда Подольск курсантларының Мәскәү өчен сугыштагы батырлыгы Бөек Ватан сугышы елъязмасында үзенең лаеклы урынын алган.1938 – 1940 елларда Подольскида ике хәрби училище булдырыла. А...

1941 елның октябь аенда Подольск курсантларының Мәскәү өчен сугыштагы батырлыгы Бөек Ватан сугышы елъязмасында үзенең лаеклы урынын алган.
1938 – 1940 елларда Подольскида ике хәрби училище булдырыла. Алар Кызыл Армияне кече командирлар составы белән тулыландырырга тиеш булалар. Кече команда составы офицерларын әзерләү өч елга исәпләнгән була, тик 1941 елның җәй аенда программа алты айга үзгәртелә. 1941 елда тупланган курсантлар быел гына мәктәп тәмамлап, сугыш башланган көнне чыгарылыш кичәләре булган, әле мыек та чыгарга өлгермәгән кичәге укучылар була.

Октябрь башында Мәскәү юнәлешендә киеренке хәл туа. Фашистларның 25 км га сузылган, 200т анктан, 20 мең пехотачыдан торган моторлаштырылган колоннасы, авиация озатуында, Варшава шоссесы буйлап Мәскәүгә таба хәрәкәт итә. Көнбатыш фронтта өзеклек барлыкка килү сәбәпле, дошман үз юлында бернинди каршылык күрми. Мәскәүгә кадәр 198 км кала! Гитлер кышкы суыкларга кадәр Мәскәүне алу хыялы белән яна. Ләкин фашистларның бу амбицион планнарына 3500 яшүсмер каршы чыга.

5 октябрь көнне, 12 шәр сәгать укып, хәрби белем нигезләрен укып йончыган курсантлар, төнге йокыга әзеләнгәндә, алар өчен колакларны ярып хәрби тревога яңгырый. Ике училищедан бернинди сугыш алып бару тәҗрибәсе булмаган курсантларны, взводлар төзеп, марш бросокка әзерлиләр. Бу шәхсән Сталинның үз әмере була. Мәскәү янына өстәмә көчләр килеп җиткәнче, ничек булса да дошманның әлеге көчләрен тоткарлап торырга! Әнә шулай итеп кичәге мәктәп укучылары дошманның нык коралланган көчләренә каршы тигезсез көрәшкә җибәрелә. Курсантлар ничек итсә-итәләр, үзләренә йөкләнгән бурычны үтиләр, гитлерчыларның планнарын өзеп, Мәскәүне саклау өчен өстәмә көчләр китереп җиткерү өчен вакыт оталар. Ләкин нәрсә бәрабәренә? Аларның бары 500 е генә исән кала.

Подольск курсантларының әлеге батырлыгына 80 ел тулды. Шул уңайдан мәктәбебездә Батырлык дәресе узды. Укучыларны, шушы егетләрнең батырлыгы турында сөйләп, документаль материаллар белән таныштырдык. Документаль фильмнар аша өлкән класс укучылары үз яшьтәшләре өстенә төшкән нинди зур җаваплылыкны үтәп чыгуларын үз йөрәкләре аша үткәрделәр.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ