Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф. Татар теле" электрон журналының 1нче санына язылу буенча МАХСУС АКЦИЯ һәм аның турында 4 сорау

Татар теле укытучылары өчен махсус нәшер ителә башлаган “Мәгариф. Татар теле” электрон журналына язылу 13 октябрьдә 9.00 сәгатьтә башлана. Басманың 1нче саны чыгу уңаеннан махсус акция игълан ителә: 2...

Татар теле укытучылары өчен махсус нәшер ителә башлаган “Мәгариф. Татар теле” электрон журналына язылу 13 октябрьдә 9.00 сәгатьтә башлана. Басманың 1нче саны чыгу уңаеннан махсус акция игълан ителә: 20 октябрьгә кадәр журналның беренче санын 34 % ташлама белән 99,00 сумга алып булачак.
Инде хәбәр иткәнебезчә, 13 октябрьдә 9.00 сәгатьтә magarif-uku.ru сайтының "Электронная подписка" бүлегендә "Мәгариф. Татар теле" электрон басманың беренче чыгарылышы урнаштырылачак. Бер санга язылу бәясе - 150,00 сум. Әмма 20 октябрьнең 00:00 сәгатенә кадәр ул ташламалы бәядән 99,00 сумга тәкъдим ителәчәк.
_MG_7007

 "Мәгариф. Татар теле" турында 4 сорау


- “Мәгариф. Татар теле” нинди форматта чыга?
- “Мәгариф. Татар теле” кушымтасы “Мәгариф” журналының верстка дизайны нигезендә 48 биткә салына. Ләкин ул типографиядә басылмый, ә электрон форматта (pdf­ файл рәвешендә) сайтта тәкъдим ителә.
- “Мәгариф. Татар теле”нең чыгу ешлыгы нинди?
- “Мәгариф. Татар теле” әлегә кварталга бер тапкыр чыгачак. Бер елда аның 4 чыгарылышы дөнья күрәчәк.
- “Мәгариф. Татар теле”нә ничек язылырга?
- “Мәгариф. Татар теле”нең һәр чыгарылышы magarif-­uku.ru сайтындагы “Электрон подписка” бүлеге аша аерым сатып алына. Бер санның бәясе – 150,00 сум. Беренче атна дәвамында аны 99,00 сумга алырга мөмкин булачак. 20 октябрьдә 00.00 сәгатьтә система ташлама бирүне туктатачак.
- “Мәгариф. Татар теле”нә язма җибәрергә ярыймы?
- Әйе. “Мәгариф. Татар теле” электрон журналы Роскомнадзорда таныклык алган рәсми мәгълүмат чарасы булып тора. Электрон журналда чыккан язма рәсми публикация дип санала.

Шулай ук укыгыз:
Ниһаять, татар теле укытучыларының үз басмалары булачак!
“Мәгариф. Татар теле” электрон журналның 1нче (сентябрь) санында ниләр бар?


1


WWW.MAGARIF­UKU.RU САЙТЫНДА “ЭЛЕКТРОН ПОДПИСКА” БҮЛЕГЕНӘ КЕРЕП ЯЗЫЛЫРГА АШЫГЫГЫЗ!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    […] күрә, «Мәгариф. Татар теле» электрон журналына ташламалы язылу акциясен тагын 3 сәгать 30 минутка […] Автор: «Мәгариф. Татар теле»нә язылу бара! | «Мәгариф» журналы

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ