Логотип Магариф уку
Цитата:

Камил Мотыйгыйның тууына 140 ел

Тукай музеенда күренекле татар журналисты һәм нәшире Камил Мотыйгыйның тууына 140 ел тулуга багышлап 7 апрель көнне 14:00 сәгатьтә узачак «Халкым диеп янган йөрәк...» исемле әдәби-музыкаль кичәдә &nbs...

Тукай музеенда күренекле татар журналисты һәм нәшире Камил Мотыйгыйның тууына 140 ел тулуга багышлап 7 апрель көнне 14:00 сәгатьтә узачак «Халкым диеп янган йөрәк...» исемле әдәби-музыкаль кичәдә   Камил Мотыйгыйның  Мәскәү, Петербург, Саранск, Яшел Үзән, Казанда гомер итүче  туганнары да катнашачак.

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче рәссам, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ильяс Айдаров – шуларның берсе.  Аның борынгы  Казан, татарның мәшһүр шәхесләре турындагы шәкелләрен татарстанлылар яхшы хәтерлидер.   Галия Кайбицкая,  Камил Мотыйгый (Камил Мотыйгулла улы  Төхфәтуллин) кебек тарихи шәхесләрнең күбесенең нәсел җепләре   нәкъ менә авторның  үзенә килеп тоташа. Бу көннәрдә рәссам үзенең «Габдулла Тукай һәм Камил Төхфәтуллин», «Галия Кайбицкая Нәҗип Җиһанов белән» дигән эшләрен  Г.Тукай әдәби музеена бүләк итеп җибәрде.
       
Расиха ФАИЗОВА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ