Мәрҗани образы – кабат сәхнәдә
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай олылап: «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» дип бәяләгән танылган мәгърифәтче, мөгаллим һәм дин әһеле Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани образы татар сәхнәсендә тәүге тапкы...
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай олылап: «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» дип бәяләгән танылган мәгърифәтче, мөгаллим һәм дин әһеле Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани образы татар сәхнәсендә тәүге тапкыр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тарафыннан М.Галинең «Каюм Насыйри» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакльдә 1945 елда гәүдәләндерелгән була. Әлеге спектакльдә Шиһабетдин Мәрҗани образын режиссер Ширияздан Сарымсаков белөн артист Мәҗит Илдар иҗат итә. Тамашачы ул чакта ук нык гәүдәле, горур, үз дәрәҗәсен тирән аңлап эш итүе, чалма-чапан, итек-кәвеш кигән, тышкы кыяфәте үк зыялы зат булуын раслап торган мәгърифәтче Мәрҗани образын яратып кабул иткән.
Ә инде 1969 елда Камал театры М.Галинең шушы ук пьесасын кабат сәхнәләштергән чакта Мәрҗани ролен исә күренекле артист Фатих Колбарисов башкара.
Ул чакта театр тәнкыйтьчесе Гали Арсланов бик тә хаклы рәвештә: «Бүген Шиһабетдин Мәрҗани тормышы, эшчәнлеге, калдырганмирасы яңа чор таләпләреннән, мөмкинлекләреннән чыгып тикшерелергә, өйрәнелергә лаеклы... Мәрҗанинең үзенә генә багышланган, аның гаҗәеп күпкырлы образын тулысынча иңләгән сәхнә әсәре булдыру да, ниһаять, көн тәртибенә куелырга тиеш», – дип язган булган.
Һәм менә, ниһаять, бу юнәлештә тәүге адым ясалды кебек. Бердән, Комыргуҗа урта мәктәбендә булып узган Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге VII республика фәнни-гамәли конференциясендә форум кунакларын олуг мәгърифәтчебез үзе «каршылады». Икенчедән, әлеге конференциянең пленар өлешендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары, олуг мәгърифәтчебезгә багышланган спектаклен тәкъдим итеп, тамашачыларга олуг мәгъфәтчебезнең олпатлыгын, зыялы һәм күпкырлы шәхес булуын сәхнәдә күрсәтә алды. Сценарий – үзләренеке. Ә аны театр режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштергән. Олуг мәгърифәтчебез ролен Әтнә драма театрының иң өметле артистларының берсе – Айдар Вәлиев башкарды. Артистларның мәшһүр мәгърифәтчебезнең балачагын, фән юлындагы үсеш баскычларын тормышчан детальләр аша сәхнәдә калку күрсәтә алуына тамашачылар сокланып, бер тын белән тамаша кылды. Юкка гына Татарстан халык шагыйре, күренекле җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин да Әтнә театры артистларының бу тамашасына югары бәя биреп: «Казанның, татар яшәгән һәр төбәкнең зур-зур сәхнәләрендә, хәтта халыкара конференцияләрдә дә халкыбызның мәшһүр мәгърифәтчесе Шиһаб хәзрәтне үз дәрәҗәсендә олылый, зурлый ала торган спектакль булган бу!» – диде. Конференция залында тамаша кылган һәркемнең уртак фикере иде бу!
Һәм, гомумән, соңгы вакытта Әтнә театры артистларының күренекле шәхесләребезнең образларын иҗат итүгә кодалауларының ешаюы һич тә гаҗәп түгел. Димәк, сәхнәдә тормышчан уйный, иҗат итә беләләр. Кыргызстан кинематографлары да бөек әдипләре юбилеена багышлап төшерәчәк «Айтматовлы һәм Айтматовсыз дөнья» дигән документаль фильмда Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апаның образын иҗат итүче ролендә Әтнә театры артисты Гүзәл Гаффарованы күрергә юкка гына күрергә телиләрдер дисезме?!
Комментарийлар