Зәмирә Рәҗәпова тамашачысына күңелен ачты
«Әй, язмыш, язмыш...» – Зәмирә Рәҗәпованың яңа концерт программасы гына түгел, ә тормышының иң бәхетле һәм иң сагышлы мизгелләрен ачкан ихлас сөйләшү дә. Шигырь, җыр һәм шәхси истәлекләр үрелеп барган бу кичәдә тамашачы артистка белән бергә сөенде дә, күңеле тулып елады да.
Тамашачыга күбрәк алып баручы буларак таныш Зәмирә Рәҗәпова бу юлы сәхнәдә үзенең башка бер ягын ачты. «Әй, язмыш, язмыш...» дип аталган яңа программасын ул концерт-стендап форматында тәкъдим итте. Монда ретро җырлар да, заманча авторларның әсәрләре дә, шигъри юллар да, тормыштан алынган гыйбрәтле һәм күңелгә үтеп керерлек вакыйгалар да урын алган.
«Әй, язмыш, язмыш...» тапшыруын сәхнәгә күчерү теләге очраклы гына тумаган. Зәмирәдән тамашачылар еш кына үзен дә шушы тапшыруда күрергә теләүләрен әйткән. Ул үз тарихын җыр һәм шигырь аша сөйләргә булган.
Артистка тамашачы алдында ясалма образ тудырырга тырышмый. Тормышында булган шатлыклы мизгелләрне дә, йөрәкне телгәләгән вакыйгаларны да яшермичә сөйли. Аның хатирәләрендә һәркем үзенә якын хисләрне таба ала: мәхәббәт, сагыш, югалту, өмет, гаилә җылысы һәм тормышка рәхмәтле булу.
Кичәдә Зәмирә ханымның тормыш иптәше – музыкант Максим Куприянов турында сөйләгән мизгелләр дә аерым җылылык белән истә калды. Филүс Каһиров төркемендә 17 елдан артык барабанчы булып эшләүче Макс, хатыны әйтүенчә, аның сәхнәгә булган мәхәббәтен аңлый һәм иҗади эшләрендә һәрчак терәк була. Зәмирәнең аңа рәхмәт сүзләре дә гаиләдәге үзара аңлашу һәм таянычның кадерен күрсәтте.
Ә кичәнең иң татлы сюрпризларының берсе – Зәмирәнең кечкенә улының сәхнәгә чыгып җырлавы булгандыр. Тамашачы өчен көтелмәгән бу чыгыш концертка гаилә җылысы өстәде. Сәхнәдә әнинең иҗаты гына түгел, аның иң кадерле дөньясы да чагылды.
«Сәхнә белән җылынып булмый. Сәхнә белән кочаклашып булмый», – ди Зәмирә. Тамашачының мәхәббәте никадәр кадерле булса да, өйгә кайткач каршы алучы гаиләнең урыны башка. Сәхнә – иҗат, ә гаилә – күңелгә тынычлык һәм көч бирә торган үз дөньясы.
Кеше тормышаннан көнләшепме яки башка сәбәпләр аркасында, гел авыр сүзләр язып, өйрәтеп теңкәсенә тигән «хейтерлар»га да җавап бирмичә калмады. Зифа Нагаева сүзләренә иҗат ителгән «Өйрәтмәгез мине яшәргә» җырын тамашачы аеруча алкышларга күмде.
Ә инде апасы – Уфа «Нур» театры актрисасы, Татарстаннын атказанган артисты Дамирә Сәетованың да бу кичәгә кушылуы ямь өстенә ямь өстәде. Замирәнең Илшат Вәлиев белән башкарган дуэтын да тамашачы бик яратып кабул итте.
Зәмирә Рәҗәпова үзен профессиональ җырчы дип санамый, ул иң элек алып баручы булуын ассызыклый. Ләкин бу кичәдә аның өчен җырлау гына түгел, тамашачы белән бер хисне уртаклашу да мөһим булган. Ретро җырлар һәм бүгенге авторлар әсәрләре тормыш хатирәләре белән үрелеп, тамашаны бербөтен тарихка әйләндерде.
Кайбер концертлардан көйләрне хәтердә калдырып кайтасың. Ә кайберләреннән күңелеңдәге хисләрне яңартып, үз тормышың турында уйланып чыгасың. «Әй, язмыш, язмыш...» шундый кичәләрнең берсе булды. Чөнки язмыш турында сөйләгәндә, сәхнәдә бер кеше басып торса да, һәр тамашачы үзенекен күрә: кемдер мәхәббәтен, кемдер югалтуын, кемдер иң бәхетле көннәрен искә төшерә.
Ә Зәмирәнең бу кичәсе тагын бер хакыйкатьне искәртте: тормышта елмаерлык сәбәпләр дә, елатырлык вакыйгалар да җитәрлек. Иң мөһиме аларны уртаклашырлык кешеләрең, кайтып сыенырлык өең һәм күңелеңне аңларлык якыннарың булсын. Язмыш һәрчак без теләгәнчә генә бармый. Кайчак ул сынаулар аша үткәрә, йөрәкне яралый, көтмәгәндә аяктан ега. Әмма нинди генә хәлдә дә сынмаска, үзеңдә көч табып, яңадан торырга һәм алга атларга кирәк. Еласаң да – бирешмәскә, егылсаң да – торырга, авырлыкларны җиңеп, тормышны яратып яшәргә! Бәлки, Зәмирә Рәҗәпованың тамашачыга җиткерергә теләгән иң мөһим фикере дә шул булгандыр.





Комментарийлар