Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөмбәләр патшалыгы (III сыйныфта яңа белем «ачу» дәресе)

Дамира ГАФФАРОВА,Арча райны Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең I квалификация категорияле география укытучысыМаксат: укучыларда гөмбәләр турында терек табигатьнең аерым патшалыгы бул...

Дамира ГАФФАРОВА,
Арча райны Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең I квалификация категорияле география укытучысы


Максат: укучыларда гөмбәләр турында терек табигатьнең аерым патшалыгы буларак күзаллау булдыру.
Бурычлар:
– гөмбәнең төзелеше белән таныштыру; агулы һәм ашарга яраклы гөмбәләрне аера белергә өйрәтү;
– күзәтүчәнлек сыйфатларын камилләштерү;
– табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
Шәхси һәм метапредмет нәтиҗәләр (универсаль уку гамәлләре (УУГ)
Шәхси УУГ: үз ягыңның табигый байлыклары белән кызыксыну һәм сак карашта булу.
Танып-белү УУГ: терек һәм терек булмаган табигать арасындагы бәйләнешне аңлау һәм аңлата белү; гөмбәләрнең үзлекләрен һәм билгеләрен, ашарга яраклы гөмбәләрнең аермалы билгеләрен әйтә белү; үз ягыңда үсә торган ашарга яраклы гөмбәләрне тану.
Регулатив УУГ: үз фикереңне әйтә белү һәм аны дәлилләү; тәҗрибәләр һәм күзәтүләр үткәргәндә, инструкцияләр һәм кагыйдәләрне үтәү.
Коммуникатив УУГ: коллектив белән фикер алышуда катнашу, башкаларның фикерләрен тыңлый белү.
Дәрес тибы: Сингапур структураларын кулланып, яңа белем «ачу» дәресе.
Дәрес төре: дәрес-экскурсия.
Җиһазлау: урман күренеше рәсем­нәре, гөмбә муляжлары, гөмбә исем­нәре язылган карточкалар, компьютер, экран, лупа, шампиньон гөмбәсе, күгәрек гөмбә.
Материал: дәреслек (Әйләнә-тирә дөнья: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек: 2 кисәктә. 2 нче кисәк/ А.А. Плешаков; [русчадан З.М.Гыйниятова, Р.З.Закирова тәрҗ.]. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2013. – 176 б.); эш дәфтәре, укытучы өчен методик ярдәмлек, Интернет материаллары.


Дәреснең технологик картасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ