Логотип Магариф уку
Цитата:

Исем сүз төркемен кабатлау (Татар төркеме. IV сыйныф)

Алсу ҖӘЛӘЛИЕВА,Казандагы 19 нчы гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыЧулпан ЗИННӘТУЛЛИНА,Казандагы 19 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм ә...

Алсу ҖӘЛӘЛИЕВА,
Казандагы 19 нчы гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Чулпан ЗИННӘТУЛЛИНА,
Казандагы 19 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Максат:
Белем бирүдә: исем сүз төркеме буенча белемнәрне ныгыту, системага салу.
Фикер сәләтен үстерүдә: яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү.
Тәрбияви: үзара хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре (УУГ) формалаштыру
Коммуникатив УУГ: коллектив фикер алышуда катнашу, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.
Танып-белү УУГ: логик фикерләү чылбырын булдыру, төп билгеләрне аерып күрсәтә белү.
Шәхси УУГ: үз уңышларың-уңышсызлык­ларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.
Регулятив УУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дө­реслеген тикшерү.
Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Татар теле: 4 нче сыйныф өчен дәреслек (рус мәктәбендә татар телен ана теле буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014), таратма материал, интерактив такта, презентация, мультимедия кушымта (http://tatarschool.ru/ сайты).


Дәрес тибы: кабатлау.


Технологик карта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ