Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәбебез тәрбиясе

Рамазанова Рәмзия Васил кызы,Саба районы Түбән Шытсу урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы«Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың» дигән татар халык мәкале барыбызга да таныш. Чыннан да,...

Рамазанова Рәмзия Васил кызы,


Саба районы Түбән Шытсу урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы


«Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың» дигән татар халык мәкале барыбызга да таныш. Чыннан да, кайсы мәктәптә укыйсың, аның эчке тәртип кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә тиешсең.


Бала мәктәпнең беренче тапкыр ишеген ачып керүгә ул «укучы» исемен ала. Аның һәрбер көне белем һәм тәрбия алу белән чиратлаша.


Баланы ничек бар, шул килеш кабул итәргә кирәк. Чөнки табигать баланың нәселдәнлек геннарына төрле сыйфатларны да куша. Шуңа күрә аның матур, акыллы, сәләтле һәм аңа капма-каршы бала булып тууы мөмкин. Балага төрле яктан якын килеп, бары сезнең эчкерсез мәхәббәтегез генә аның табигый кимчелекләрен күркәм сыйфатларга әйләндерергә мөмкинлек бирә. Нинди генә сәләткә ия балалар булмый. Аларның бу сәләтләрен үстерергә кирәк. Авыл мәктәпләрендә моңа шартлар юк, диярсез. Бу ялгыш фикер. Безнең мәктәп мисалында карасак, һәр сыйныфта сәләтле балалар яки авырдан үзләштерүче балалар өчен программалар төзелгән. Шул программа нигезендә эш алып барыла. Теләге булган әти-әни баласын райондагы сәнгать, спорт мәктәпләренә йөртә ала. Һәр көнне, дәресләр алдыннан, «Татарстан гимны» җырлана, тәнәфесләрдә төрле биюләр биетелә. Бәйрәмнәр тулы әзерлек белән үткәрелә. Атна бер көн төрле темаларга тәрбия сәгатьләре уздырыла, җәйге каникул көннәрендә ял һәм хезмәт лагерьлары оештырыла.


Без, балалар белән сыйныфтан тыш чаралар уздырганда, уртак фикергә килеп эш итәргә тырышабыз. Һәр бала бу чарада катнашырга, үз сәләтен күрсәтергә тиеш.


Әгәр бала хаталана икән, үз хатасын үзе күрә белергә, сыйныфташлары, укытучысы яисә әти-әнисе каршында гафу үтенә белергә тиеш.


Авыл җирендә бигрәк тә хезмәт тәрбиясе тора, дип әйтер идем. Ул баланы нәни чактан ук бик гади вазыйфаларны үтәргә өйрәтүдән башлана. Балага нинди дә булса эш тәкъдим иткәндә, иң элек үрнәк рәвешендә аның ничек үтәлүен күрсәтергә онытмаска кирәк. Эшне җиренә җиткермәгән очракта да аны мактарга кирәк.


Без сыйныф бүлмәләрендә төрле-төрле гөлләр үстерәбез. Бала аларга су сибеп, тәрбияләп торырга тиеш. Шушы ук хезмәт өйдә дә башкарыла башлый.


Бәйрәмнәрдә бүләк өчен кулдан төрле эшләнмәләр ясыйбыз. Балада зәвыклелекне, игътибарлылыкны, кызыксынучанлыкны һәм сәләтне үстерә.


Экологик тәрбия дә авыл мәктәпләрендә киң урын алып тора. Балалар белән агачлар утыртабыз, сыерчык оялары ясыйбыз, төрле дару үләннәре җыябыз. Моның белән бала үзенә күпме файдалы мәгълүмат ала.


Хөрмәтле әти-әниләр! Киләчәктә дә тәртипле, итагатьле, игътибарлы, сәламәт балалар тәрбияләп үстерсәк иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ