Логотип Магариф уку
Цитата:

Вакыт берәмлекләре. Сәгать, минут (Математика дәресенә технологик карта. II сыйныф)

Рушания ГАФИЯТУЛЛИНА,Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыЗөлфия ШӘФИГУЛЛИНА,Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге 14...

Рушания ГАФИЯТУЛЛИНА,
Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы


Зөлфия ШӘФИГУЛЛИНА,
Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы


Максат
Белем бирү: вакыт үлчәү берәмлекләре – тәүлек, сәгать, минут белән таныштыру; сәгатькә карап, вакытны белергә өйрәтү; вакыт берәмлекләре арасындагы бәйләнешне күрсәтү, мәсьәлә чишә белү һәм исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.
Үстерелешле уку гамәлләре: математик сөйләм телен үстерү; логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү; хәтерне үстерү; анализлау, чагыштыру күнекмәләрен ныгыту.
Тәрбияви: эш барышында үзеңне
әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту.



Планлаштырган нәтиҗәләр
Предмет нәтиҗәләре: вакыт үлчәү берәмлекләре – тәүлек, сәгать, минут белән таныштыру, вакыт төшенчәсен билгели торган приборны тану; вакытны билгели, вакыт зурлыклары арасындагы бәйләнешне күрсәтә белү; мәсьәлә чишә белү һәм исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.
Шәхси нәтиҗәләр: уку материалына кызыксыну уяту, уку эшчәнлеген мотивлаштыру, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы.
Метапредмет нәтиҗәләр:
• регулятив УУГ: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап, бердәй эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтмәләр кертү; үз фикереңне дөрес итеп әйтү;
• коммуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә һәм башкаларны ишетә-тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү;
• танып-белү УУГ: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу; дәреслектән, сүзлектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.



Дәрес тибы: яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту.
Дәрес төре: диалогик-проблемалы.
Төп төшенчәләр: тәүлек, минут, сәгать теле, минут теле.
Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш.
Материал: Математика дәреслеге. Авторлары – Г.В.Дорофеев, Т.Н.Миракова.
Җиһазлау: PowerPoint презентациясе.
Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә, музыка, физкультура.


Технологик карта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ