Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы» – министрда кунакта

Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы – 2024» конкурсы җиңүчеләре белән очрашты. Ул авыл мөгаллимнәренең, тәрбиячеләрнең балаларга белем һәм тәрбия бирүдә тоткан роле зур булуын билгеләп үтте, аларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Түгәрәк өстәл артында узган очрашуда катнашучы укытучылар һәм бәйгене оештыручылар үз фикерләре белән уртаклашты. Алга таба бу конкурсның үсеш кыйбласы хакында эшлекле сөйләшү булды.

Конкурста уңышлы чыгыш ясаган мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр министр кулыннан Рәхмәт хатлары, дипломнар кабул итеп алды.

 Быел  абсолют җиңүче булып  Лаеш районы Имәнкискә  урта мәктәбенең математика  укытучысы  Лилия Фәрит кызы Шакирова танылды.   Икенче дәрәҗәдәге  дипломга Тукай районы  Мәләкәс урта мәктәбенең музыка укытучысы Эльвина Марат кызы Сәмигуллина лаек булды. Өченче абруйлы урынны Балтач  гимназиясенең  рус теле һәм әдәбияты укытучысы  Венера Әмир кызы  Мостафина һәм Питрәч районы Кощак урта мәктәбенең тарих укытучысы  Екатерина Владимировна Цыкина бүлеште.

 

Татар һәм рус төркемнәрендә  эшләүче тәрбиячеләр арасында  беренче баскычта –

Биектау районы  Ямаширмә авылы «Йолдыз» балалар бакчасыннан Энҗе  Рәшит кызы Гыйләҗева  белән  Әгерҗедәге 7 нче «Малыш» балалар бакчасыннан Миләүшә Альберт кызы Нургалиева.

Әлки районының Базарлы Матак авылы «Берёзка» бакчасы  укытучы-логопеды Коновалова Наталья Михайловна,  Апас районы Борнаш авылы  «Әллүки» балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Рифкать кызы Шәйхетдинова «Оста тәрбияче»  «Милли традицияләр сагында»  номинацияләрендә  дипломга лаек булды.

Шунысын да әйтик: «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары быел әлеге бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә унберенче мәртәбә үткәрде, шул исәптән авыл тәрбиячеләре анда өченче тапкыр катнашты. Конкурсның йомгаклау этабы Биектау районының Ямаширмә урта мәктәбе һәм «Йолдыз» балалар бакчасы базасында үтте.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Азнакайда ветеран укытучыларны зурладылар

Мәгариф идарәсе бәйрәм алдыннан үзенең 100 гә якын ветеран укытучысына зур бүләк ясады. Кунаклар Мәлбагыш урта мәктәбендә, балалар бакчасында экскурсиядә булганнан соң Актүбәнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә юл алдылар.

Азнакайда ветеран укытучыларны зурладылар

Замана мәктәбе нинди эш-мәшәкатьләр белән яши дә, нинди үзгәрешләр кичерә? Мәктәп бусагасын атлап кергәндә, мөгаен, әнә шундый сорауларга җавап эзләгәндер аларның һәркайсы.  Ә мондагы үзгәрешләр чыннан да әйтеп аңлатып кына бетерә торган да түгел. Авыл мәктәбендә заманча биолаборатория эшләп ятсын әле! Ишегалдында зур теплица гына түгел, чүлмәкләргә балчык тутыру җайланмасына кадәр бар.  Лабораториядә ак халатлардан  йөрүче укучылар клонлаштырып меңәрләгән агач үсентесе үстерә.  Элегрәк фантастика булып тоелган нәрсәләр бүген инде чынбарлык. “Инвитро”, “эксвитро” (ягъни стерильяки стериль булмаган этаплар) кебек колакка ят сүзләр дә биредә гадәти эш терминнары.  Лаборант кызлар янәшәсенә басып, шуны үз кулларың белән эшләп тә карасаң, заман белән бер аяктан атлавыңны тоймый калмыйсың... Кунакларга бүләк итеп бирелгән канәфер чәчәкләре дә нәкъ шул юл белән лабораториядә клонлаштырып үстерелгән. 

– Биредә аяк астының тынып торганы да юк. “Ак Барс”хоккей командасы, Алинә Заһитова кебек спортчыларыбыздан алып дәүләт җитәкчеләренә кадәр киләләр.Ветеран укытучыларны күптән инде Мәлбагышка алып  килеп, мондагы матурлыкны күрсәтәсе килә иде. Эльмира Миннияр кызы Баһманова җитәкчелегендәге коллектив аларның һәркайсын ипи-тоз, якты йөз белән каршы ала. Иң мөһиме, укучы балалар да күреп, аралашып кала шундый шәхесләр белән,– ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Солтангир кызы Гыйләҗева. 

“Тамчы” балалар бакчасында да  заманчалык бөркелеп тора. Балалар сау-сәламәт булып үссен, ныгысын, тиешле материалларны үзләштерсен өчен, биредә бөтен мөмкинлекләр бар. 

Экскурсиядән соң кунаклар Актүбәнең 2 нче мәктәбенә юл алды. Анда кунакларны сыйлы табын белән бергә бәйрәм концерты көтә иде. Мәктәп чиста, матур. Күптән түгел генә “Татнефть” АҖ ярдәме белән капиталь ремонт ясаганнар. Новосибирск фәнни-тикшеренү институты белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе булган  ботаника бакчасы да искиткеч! 

Ветеран укытучыларны якынлашып килүче Укытучылар көне белән котларга   Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да килде. “Сез безнең бөек үткәнебез дә, матур киләчәгебез дә”, – дип, ул кунакларга иң матур теләкләрен юллады.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ