Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхлаклы буын тәрбияләү

Кешелек дөньясы ничәмә-ничә гасырлар буе бәхетле тормыш төзү турында хыяллана. Күпчелек кешеләр, яшәү шартлары никадәр уңайлырак булса, тормыш шулкадәр бәхетлерәк була, дип уйлый. Бәхет эзләү дәверендә кешелек төрле иҗтимагый җәмгыятьләрдә яшәп карады. Ыруглык чорыннан башлап социализмга кадәр төрле баскычларны үтте, әмма берсендә дә теләгәненә ирешә алмады – бөтен халык та берьюлы бәхетле була алмады. «Һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хаҗәтенчә» дигән сүзнең тормышка ашмас хыял икәнлеге ачыкланды. Чөнки нәфеснең чиге юк, чиге булмаган нәрсәнең ахыргы ноктасына барып җитәргә тырышу – мәгънәсезлек. Бүген дә әле машинаның яхшырагын, фатирның, йортның затлырагын, уңайлырагын, компьютерларның камилен, эш коралларының җитештерүчәнрәген кулыбызга төшерсәк, бәхетле яшәрбез кебек.

Кешелекнең гасырлар буена килгән казанышларын без нинди буын кулына тапшырабыз соң? Алар белән файдаланучы кеше түбән әхлаклы, үзен генә яратучы икән, фән-техника өлкәсендәге казанышлар үскән саен, кешелеккә киләчәк бәла-казалар хәтәррәк булачак. Кешелек дөньясы бәхетле булсын дисәк, иң элек, бар яктан камил бала тәрбияләүне беренче урынга куярга тиешбез. Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәлам) үзе: «Мин күркәм холыкны камилләштерер өчен җибәрелдем», – диде. Тагы да әйтте: «Иң зур изгелек ул – күркәм холык. Кешеләргә яхшы мөгамәлә кылу – иң зур изгелектән. Сезнең иң хәерлегез  гаиләсенә хәерле булганы».

Ислам динендә күркәм әхлаклы шәхес тәрбияләү төп максатларның берсе булып тора. Шәригать кануннары Коръәндә әхлакый кагыйдәләр, кешенең үз-үзен тотышы, эчке дөньясы, фикерләве белән тыгыз бәйләнештә бирелгән. Коръәндә тугрылык, ихласлык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-анага хөрмәт, сабырлык һәм башка шундый күркәм әхлакый сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре, киресенчә, төрлечә хөкем ителә. Ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык булдыру, үзара ярдәмләшүне алга сөрә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя.

Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Һәм син, һичшиксез, югары әхлак иясе. [Олуг пәйгамбәрләр кебек, син дә чыдый алмаслык михнәтләрне кичерәсең]». «Әл-Каләм»,

68:4

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаны (с.г.в.) югары әхлак иясе дип атап, Аллаһы Тәгалә безгә аңа иярергә кушты. Балаларыбызны Пәйгамбәребез үрнәгендә тәрбияләү өчен, үзара күбрәк аралашырга, яшьләрне аңлый белергә, аларга үзебез үрнәк күрсәтергә тиеш.

 Безнең Кече Елга авылында элек-электән динле халык яши, кибетләрдә хәрәм ризыклар, эчемлекләр сатылмый. Мәчеткә гыйбадәт кылырга йөрүчеләр саны артып тора. Һәрбер мәктәп баласы да, мәдрәсәбездә укып, өстәмә гыйлем ала. Авылыбызның бик динле икәнен ишетеп, чит төбәкләрдән килеп укучы балалар, яшәргә безгә күчеп килүчеләр дә бар. Халыкка, бигрәк тә яшь буынга рухи тәрбия бирүдә җирлек башлыклары, дин әһелләре, мәктәп һәм авыл җәмәгатьчелеге кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уртак максатка ирешеп була. Яшь буынга дини тәрбия бирүдә мәчет янында эшләүче мәдрәсәнең дә роле зур. Мәктәп яшендәге балалар һәр якшәмбе көнне биредә дини белем, рухи-әхлакый тәрбия ала.

Авылда мәдрәсә эшли башлаганга утыз елдан артык вакыт үтеп китте. Шул дәвер эчендә күпме егет һәм кыз, биредә башлангыч дини белем алып, мөселман гаиләләре корып, хәзер балаларын үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр. Бүгенге көндә авылыбыздан чыккан һәм биредә яшәүче бик күп кешенең юл башында мәчет-мәдрәсәбез тора, биредә биш вакыт намазга чакырып азан әйтелә, намаз укыла.

Ислам диненә тартылганнарны мәдрәсәдә намаз укырга өйрәнү белән бергә, Коръән уку, тәҗвид фәне, әхлак дәресләре, Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышы, фикһ фәннәре, Аллаһы Тәгаләгә иман китерү, ягъни гакыйдәдән гыйлемнәр бирергә тырышабыз. Хәдистә дә: «Өйрәнүче бул, яки өйрәтүче, өченчесе булма», – дигән Пәйгамбәребез, шуңа да балаларга башлап ислам диненең асылын, нигезләрен өйрәтәбез,

Мәдрәсәдә белем алучы балаларга карата төрле кызыксындыру чаралары кулланабыз. Аларга телефонда утырырга, компьютерда кирәкмәгән уеннар белән вакытларын юкка исраф итәргә урын калмый. Яшүсмерләр арасында Коръән уку, азан әйтү бәйгеләре, төрле дини бәйрәм чаралары үткәрелә. Үзебездә җиңү яулаган балалар район һәм республика күләмендә оештырылган бәйгеләрдә осталыкларын күрсәтә, уңышлы чыгыш ясыйлар. Лаеш районы мәгариф идарәсе белән берлектә төбәк мөхтәсибәте үткәргән «Гаилә кыйммәтләре сагында» бәйгесендә Салих Гатауллин, Алинә Минһаҗева, Камил Зарипов, Җәмилә Зарипова, Нәзиф Кашапов, Зәмирә Миргазова, Мәрьям Мирһаҗева уңышлы чыгыш ясадылар, җиңү яуладылар. Республика күләмендә уздырылган азан әйтү бәйгесендә Сәлим Гатауллин финалга чыкты.

Динебез сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә. Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.) мөселманнарга актив яшәү рәвеше алып барырга кушкан. Үз чоры һәм җәмгыяте өчен актуаль булган спорт төрләре – суда йөзү, атарга, сугыш серләренә өйрәнү, атта йөрү Пәйгамбәр (с.г.в.) тарафыннан мөселманнарга сөннәт буларак калдырылган. Әлбәттә, спортның башка төрләре белән дә шөгыльләнергә ярый. Бу кагыйдә-тәртипнең нигезендә физик активлык һәм сәламәтлекне саклау кирәклеге ята. Авылыбызда спорт белән шөгыльләнү яхшы оештырылган, мәктәп директоры озак еллар буе балаларны милли көрәшкә җәлеп итте, үзе көрәште. Яшьләребез футбол, волейбол, хоккей, чаңгыда шуу кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә. Авыл Советы идарәсе, мәктәп һәм мәчет ел саен бергәләшеп массакүләм чаңгы шууны оештыра, бу сәламәт яшәү рәвешен чагылдырган бәйрәмне хәтерләтә. Әлеге чарада балалар да, өлкәннәр дә актив катнаша. Лениногорск җирлегендә мөселманнар арасында республика күләмендә узган чаңгы ярышында яшьләребез ике ел рәттән җиңү яулады. Хоккей буенча район турнирларында Кече Елга командасы янә призлы урынга ия булды. Болар барысы да авылыбызда спорт белән шөгыльләнү яхшы оештырылган булуын күрсәтә.

Мәктәптә каникуллар чоры башлану белән мәчет каршында күп еллар дәвамында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары оештырыла. Анда авылыбыз балалары гына түгел, шәһәрдән кунакка кайтканнар да актив һәм бик теләп катнаша. Без аларга өстәмә дини белем биреп, кызыклы уеннар уйнатып, вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрәбез. Балаларыбызга дини белем бирүдә Казандагы «Мөхәммәдия» югары мәдрәсәсендә гыйлем алып чыккан остазлар да катнаша. Әлеге дини белем бирү йорты белән элемтәләр даими сакланып килә, андагы шәкертләр безнең мәчеттә дә практика үтәләр. Быел килүчеләр арасында Казахстанда, Үзбәкстанда туып үскән мөселман егетләре бар. Алар балаларга туплаган белемнәрен бирә, иманлы буын тәрбияләүгә өлешләрен кертә һәм үзләре дә киләчәктә дин әһеле булып эшләр өчен файдалы тәҗрибә алып китәләр.

Әлбәттә, бүгенге заманда үз мәчетебез эчендә кайнап яту дөрес булмас иде. Шуңа күрә мәктәп белән дә хезмәттәшлек җепләрен саклыйбыз. «Белем», «Әлифба», «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәрендә, Корбан ашларында балаларга үгет-нәсыйхәтләр җиткерәбез. Шундый ук күркәм мәҗлес быел Корбан гаетеннән соң узды. Үзем дә озак еллар буе укытучы булып эшләгәнлектән мәктәп тормышы, укучыларның холык-фигыльләре, эчке кичерешләре, уй-теләкләре миңа яхшы таныш. Мәктәпләрдәге тәрбия дәресләренең, төрле диннәр белән таныштыруның балаларның киләчәк тормышына дөрес юнәлеш бирүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтәсем килә. Әдәп-әхлакка, хезмәт тәрбиясенә, туган телне, гореф-гадәтләребезне саклауга багышланган дәресләр үткәрү бала күңелендә тирән, матур эз калдыра. Шуңа күрә мондый дини-дөньяви тәрбия чаралары, Аллаһы боерса, дәвамлы булыр. Мәчет каршындагы мәдрәсә эшчәнлеген мәктәп белән бергә гамәлгә ашыруның уңай нәтиҗәләре күз алдында. Балаларыбыз иманлы, инсафлы, әдәп-әхлаклы, хезмәт сөючән булып үсә. Алга таба да аларны рухи яктан бай, әхлаклы, ватанпәрвәр затлар итеп күрергә телибез икән, күңелләренә рухи-әхлакый тәрбия орлыкларын һәрдаим салып тору кирәк, әлбәттә. Бәхеткә, бай тарихлы Кече Елга авылында гомер кичерүче халкыбыз, чал мәчетебезгә йөрүче мөселман кардәшләр, үсеп килүче яшь буын моны һәрдаим тоеп яши.

                                                                                                               Габделхәй хәзрәт ГАЙНЕТДИНОВ,

                                                                                                          Лаеш районы Кече Елга мәчете имам-хатыйбы

                                                                                                                  Альберт Сабир фотолары

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ