Хезмәт турында
Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «(Ий Мөхәммәд), әйт син: гамәл кылыгыз (тырышыгыз, хезмәт итегез).
Аллаһ, аның рәсүле һәм мөэминнәр гамәлләрегезне, хезмәтләрегезне күрер. Яшеренне һәм ачыкны да белүче Аллаһ хозурына кайтарылачаксыз. Ул сезгә кылган гамәлләрегез турында хәбәр бирәчәк» («Тәүбә» сүрәсе, 105 нче аять).
Изге гамәл – ул гыйбадәт кенә түгел, җәмгыятькә файда китерә торган төрле хезмәтләр. Мөселман ялкаулыктан ерак, тырыш булырга тиеш. Ялкаулык – ул чир, авыру, шуның аркасында кеше үзен бәхетсез итә, Аллаһ рәхмәтеннән читләшә. Ялкаулык – монафикъларның (икейөзле кешеләрнең) сыйфаты. «Ниса» сүрәсенең 142 нче аятендә Аллаһы Раббыбыз әйтә:
«Шик юктыр ки, монафикълар, хәйлә корып, Аллаһны алдарга өметләнә, ләкин Аллаһ аларның хәйләсен үз башларына каплаячак. Алар намазга иренеп кенә тора, ялкаулык белән, кеше күрсен өчен генә дога кылалар. Аллаһны бик сирәк искә алалар».
Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: «Ялкаулык белән намазга басу – хәерсез эш»,– дигән.
Сөекле рәсүлебез (с.г.в.) һәм сәхабәләр һәрвакыт изге хезмәттә булган. Хәдис-шәрифтә әйтелгән: «Ике көнен бер төсле үткәргән кеше алдаланган булыр. Бүгенге көне кичәге көнгә караганда начаррак булган кешегә ләгънәт булыр» (Бәйһәкый).
Аллаһның рәхмәте чиксез, безгә төрле яктан үсәргә һәм камилләшергә күп мөмкинлекләр биргән. Әгәр без шулардан дөрес файдаланмасак, әлбәттә, хәсрәттә булачакбыз. Аллаһ ризалыгы өчен төрле файдалы хезмәтләр башкарып, үзебезне һәм башкаларны бәхетле итәргә, нәфесебезне тәрбияләп, шайтанны җиңәргә, югары дәрәҗәләргә ирешергә омтылыйк.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Гадел сәүдәгәр җәннәттә пәйгамбәрләр һәм изгеләр белән булыр», – дигән (Тирмизи). Димәк, гаделлек белән башкарылган теләсә нинди изге эш өчен (сату-алу эше булсынмы, игенчелекме я булмаса төзү эшләреме) Аллаһ зур әҗер-саваплар вәгъдә итә. Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: «Гыйбадәт ун өлештән тора: шуның тугыз өлеше хәләл кәсеп белән бәйле» (Дәйләми).
Берәү Пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Йә рәсүлуллаһ, миңа бер файдалы эш өйрәтсәң иде», – дип сораган. Аллаһ рәсүле (с.г.в.) аңа нәфел гыйбадәтләр үтәргә кушмаган, барысы: «Юлда булган киртәләрне алып куй», – дигән (Мөслим).
Үз гаиләсе өчен Аллаһ юлында тырышкан кеше хакында хәдис-шәрифтә болай әйтелгән: «Әгәр бер егет олы яшьтәге әти-әнисенә кирәкле әйберләр алыр өчен хезмәт итсә, ул – Аллаһ юлында. Әгәр ул кечкенә балаларын ашатыр өчен хезмәт итсә, ул шулай ук Аллаһ юлында. Әгәр ул үзенә ризык алыр өчен һәм башкаларга мохтаҗ булмас өчен, хезмәт итсә, ул – Аллаһ юлында» (Табарани).
Һәр пәйгамбәрнең һөнәре, кәсебе булган. Мәсәлән, Адәм (г.с.) – игенче, Идрис (г.с.) – кием тегүче, Нух (г.с.) – балта остасы, Давыд (г.с.) – тимерче, Зөлкарнәйн (г.с.) – төзүче, Муса (г.с.) – көтүче, сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) көтүче һәм сәүдәгәр булган.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) соранып йөрүне, теләнчелекне яратмаган. Үзенең бер мөбәрак хәдисендә ул болай дип әйткән: «Сәдака малны киметмәс, берәү рәнҗетүгә сабыр итсә, Аллаһ аны бөекләр, кем үзенә теләнчелек ишекләрен ачса, шуңа Аллаһ фәкыйрьлек ишеләрен ачар».
Тәкъвалы мөселман башкалар өчен артык йөк булырга тиеш түгел. Көннәрдән бер көнне Гомәр ибн Хаттаб (Аллаһ аннан разый булсын) эшсез утырган кешеләр яныннан үтте, хәлләрен сорашты. Алар: «Без барлык эшләребезне Аллаһка тапшырдык», – дип җавап бирделәр. Гомәр аларга болай дип әйтте: «Ялгышасыз, сез башкалар хисабына яшисез. Кем Аллаһка тәвәккәл кыла, башта орлык утырта, аннары Аллаһның ярдәменә өметләнә», – диде.
Мөселман һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тиеш һәм үзе эшли алмаган, белеме җитмәгән эшкә тотынырга тиеш түгел. Көннәрдән бер көнне Әбү Зарр дигән сәхабә (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребездән (с.г.в.) бер вазифа сорады. Аллаһның рәсүле (с.г.в.): «Йә Әбү Зарр, сиңа бу кәсепне тапшыра алмыйм, көчең җитмәс. Бу эш Кыямәт көнендә сине хәсрәттә калдырачак», – диде.
Хәдис-шәрифтә әйтелгән: «Кыямәт көнендә һәр кешегә дүрт сорау бирелер. Гомереңне ничек үткәрдең? Тәнеңне ничек кулландың? Малларыңны ничек таптың һәм аларны кая сарыф иттең? Алган белемнәрең белән ничек файдалаңдың?» (Тирмизи)
Һәркайсыбыз, Раббыбыз Аллаһы Тәгалә каршына баргач, кылган гамәлләребез өчен җавап бирәчәгебезне беркайчан да онытмасак иде!
Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты
Фото: Салават Камалетдинов
Комментарийлар