23 февраль 2026 яңалыклары
-
Яшь тәрбиячеләргә 120 мең сум
Татарстанда шәхси булмаган балалар бакчаларында эшләүче яшь тәрбиячеләргә 120 мең сум күләмендә премия бирергә исәпләп торалар.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Саба яшьләре остара
Байлар Сабасында «Кәеф» һәм «Оста» дип аталган яшьләр һәм балалар үзәкләре ачылды.
-
Фольклор – Шүрәле белән Су анасы гына түгел
Фольклор телне, дини карашларны, традицион әхлак нормаларын саклый. Татарларның интеллектуаль, эстетик һәм мораль укылышын күрсәтүдә мөһим роль уйный. «Туфан самавыры»нда филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе профессоры, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире Ләйлә ДӘҮЛӘТШИНА белән милли мәдәниятебезнең кызыклы юнәлеше – халык авыз иҗаты һәм ышанулар турында сөйләшәбез.
-
Ураза – яшерен гыйбадәт
Февраль аенда изге рамазан аена кердек. Ни өчен гаилә белән ураза тоту күңеллерәк? Ураза тотмаган баланы ачуланырга ярыймы? Уразада булмаган күршеңне кунак итү дөресме? Әйдәгез, ачыклык кертик әле.
-
Айгөл Бариева: «Өф» итеп кенә үстермәделәр»
Татарстанның атказанган артисты, атаклы актёр, педагог Шамил Бариев театр сөючеләр күңелендә җырлы образлары белән, куе бөдрә чәчле ир-ат буларак саклана. Талантлы артистның гомере кыска булды. Бүген аның кызы Айгөл Бариева әтисе башкарган җырларны халыкка яңгыратып тора. «Нәселем силсиләсе» рубрикасында Айгөл белән нәсел җепләрен барладык.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Чын патриотлар бәйрәме
Ватанны саклаучылар өчен 23 февраль батырлык, намус hәм кыюлык көне.
-
«Баланслы туклану мөһим»
‒ Уразада баланслы туклануга аеруча игътибар бирергә кирәк. Бигрәк тә балалар белән бергәләп ураза тотканда, табында углеводлар, аксым, файдалы майлар, клетчатка булса яхшы. Болар: ярма, җиләк-җимеш, йогырт, тулы бөртекле икмәк, йомырка, кош ите, балык, эремчек, терлек ите, кызыл балык, чикләвек, үсемлек майлары, яшелчә, көрпә. Сәхәр һәм ифтар өчен өстәлдә шушы ризыкларны алыштырып торырга була. Әмма олылар өчен дә, балалар өчен дә иң мөһиме ул – су режимы. Организмга бер килограммга 30 миллилитр исәбендә чиста су керергә тиеш. Әмма бу авыз ачу вакыты җиткәндә йотлыгып сыеклык эчү дигән сүз түгел. Суны фәкать аз-азлап эчәргә кирәк, юкса бөерләр зур күләмдәге суны эшкәртеп чыгара алмаячак.




