4 июль 2026 яңалыклары
-
Әхлак нигезе балалар бакчасында салына
«Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дигән мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Белгечләр әйтүенчә, бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор җиде яшькә кадәр. Телне өйрәнү, сәләтләрне үстерү өчен дә бу – иң кулай вакыт. Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – безне балалар бакчасында ук сала башларга тиешбез. Иң беренче эш гаиләдә башланса, тәрбиячеләр аны дәвам итә һәм тагын да үстерергә бурычлы. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесенең төп киңәшчесе Чулпан Галәвиева белән нәкъ менә мәктәпкәчә тәрбия һәм шушы өлкәгә кагылышлы сораулар буенча сөйләштек.
-
Сукма, кояш!
Халык телендә «кояш сугу» дип аталган күренеш, чынлыкта, кеше организмының кояш нурлары тәэсирендә эсселәнеп, үзәк нерв системасына зыян килүне аңлата. Нәтиҗәдә организмда матдәләр алмашу процессы үзгәрә, кислород җитми башлый.




