16 август 2026 яңалыклары
-
Берсе – ак, икенчесе – кара
Бу намазлык музейга бик кызык юллар белән килеп керде. Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда татар намазлыклары җыю буенча хәбәрләрне төрле җирләргә тараткан идек инде. Яшел Үзәннән Гөлнур апа Галиева белән аның кызы Резеда, сезнең намазлык җыю турындагы хәбәр безгә Казахстан аша килеп иреште, дигәч гаҗәпләнеп калдык хәтта! Ни генә димә, татар намазлыклары турындагы хәбәрләрнең туктаусыз таралып торуы, сандыклардан, ерак киштәләрдән намазлыкларны барлап, безнең белән элемтәгә чыгучылар белән аралашу күңелле хәл! Гөлнур апа кулында йөз еллап элек чигелгән намазлык. Кыр чәчәкләре, яфраклар, һәртөрле үсемлекләрне хәтерләткән чигү бизәкләренең җепләре әле һаман да төсләр купшылыгын саклаган. Намазлык шактый кулланылган, аксыл төскә инде саргылт нур иңгән. Намазлыкның нәкъ урта җирен кисеп алып, ул урынга өр-яңа тукыма тегелгәнен күреп, бераз гаҗәпләнеп калдым. Бу эшнең дә хикмәте бар икән бит, гади генә намазлык булып чыкмады әле ул! Гөлнур апа намазлык хакында менә ниләр сөйләде.




