2025 елның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе
Казанда «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе ‒ 2025» республика бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр.
Җиңүчеләр республиканың 17 районнан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән.
Җәмәгать тәрбиячеләрен хөрмәтләү тантанасында аларга рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова һәм ТР Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова җиткерде.
«Хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, алдыгызда баш иябез. Балалар белән эшләү гаять авыр – алар үсә, димәк, күбрәк игътибар сорый, яңа технологияләр куллануга ихтыяҗ арта. Әмма иң мөһиме – сез аларга игелек орлыкларын саласыз. Балаларны яратуыгыз, дөрес юлга күндерүегез өчен рәхмәт», ‒ диде Светлана Захарова.
Бәйгедә беренче урынга Әлмәт шәһәренең «Ракета» яшүсмерләр клубы социаль педагогы Лилия Вәлиуллина, икенче урынга Азнакай районының Сугышчан хәрәкәт ветераннары ассоциациясе Әлфис Мортазин, өченче урынга Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштырырга ярдәм итү үзәге юристы, Татарстан Әтиләр берлеге рәисе урынбасары Әмир Мамин лаек булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча дүрт аерым номинациядә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, Татарстанда ярты миллионга якын бала укый, аларның 60 меңнән артыгы балигъ булмаганнар белән эшләүче оешмаларда теркәлгән. «Кимендә ун мең дигәне нәкъ менә җәмәгать тәрбиячеләре игътибарына мохтаҗ. Әлегә бездә 2 мең җәмәгать тәрбиячесе бар. Димәк, сигез мең урын вакантлы дигән сүз. Һәркемне шушы хәрәкәткә кушылырга чакырам», ‒ диде ул.
Блешмә өчен. Бүгенге көндә 2 меңнән артык җәмәгать тәрбиячесе учетта торучы 2030 яшүсмер белән эшли. Бу балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекләрдә исәптә торучыларның гомуми саныннан 80 процентны тәшкил итә. Ел саен җәмәгать тәрбиячеләре карамагында булган 74-80 процент яшүсмер учеттан төшерелә.
ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы мәгълүматларын кулланып әзерләнде.
Фото – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтыннан.





Комментарийлар