Логотип Магариф уку
Цитата:

2026 елда Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре даталары билгеле

2026 елда Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре даталары билгеле, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министргы матбугат хезмәте.

2025/26 уку елында Россия мәктәпләрендә Соңгы кыңгырауны – 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 27 июньдә уздыру планлаштырыла. Әлеге тәкъдимне РФ Мәгариф министрлыгы барлык төбәкләргә дә юллаган.

Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре программасына Дәүләт флагы күтәрү һәм РФ Дәүләт гимнын башкару тантаналарын, күпбалалы һәм күпбуынлы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләү, шулай ук укучыларның ата-аналары, шул исәптән дәүләт бүләкләренә лаек булганнар һәм МХОда катнашучылар чыгышларын кертергә тәкъдим ителде.

«Президентыбыз инициативасы буенча эшләтеп җибәрелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бурычлары нигезендә Дәүләт флагын күтәрү һәм РФ Дәүләт гимнын башкару тантанасы патриотик эшнең мөһим өлеше. Алар дәүләт символларына хөрмәт булдыруга ярдәм итә. Без  2026 елда да мәктәптә  илебезгә хөрмәт һәм аның белән горурлану мохитен тудыруга юнәлтелгән эшне дәвам итәчәкбез», – дип билгеләп үтте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ