Логотип Магариф уку
Цитата:

Абхазия театры – Казанда!

Бу көннәрдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Абхазия Республикасы Сухуми шәһәренең Фазыл Искәндәр исемендәге Рус дәүләт драма театры гастрольләре бара. Кичә Казан тамашачысы данлыклы театр репертуарыннан «Канлы туй» («Кровавая свадьба», испан драматургы Ф.Г. Лорка әсәре) спектаклен карады.

Абхазия театрының Татарстан башкаласына тәүге тапкыр килүе. Гастрольләр Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планына кергән «Зур гастрольләр» федераль программасы ярдәмендә оештырылган. Әлеге программа 2014 елда гамәлгә кергән иде. Ун ел эчендә аның офыклары шактый киңәйде – 2024 елда Россиянең 88 төбәгендә 288 театр гастрольләре узган, 1921 спектакль күрсәтелгән. Казан театрлары да әлеге программада актив катнаша, дип билгеләп үтте Фазыл Искәндәр исемендәге Рус дәүләт драма театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе барышында гастроль программалары бүлеге җитәкчесе урынбасары Юлия Зайцева. Аның сүзләренчә, җәй көне Татарстанда шулай ук Брест драма театры һәм Петербургның «Балтик йорты» театр-фестивале гастрольләре узачак.

Журналистлар белән очрашуга Фазыл Искәндәр исемендәге Рус дәүләт драма театрының генераль директоры Ираклий Хинтба, театрның танылган аристлары – Кирилл Шишкин һәм Мадлена Барциц килгән иде.

Ираклий Хинтба әйтүенчә, Абхазиянең Рус драма театры төрле жанрдагы әсәрләрне сәхнәләштерә, спектакльләре киң даирә тамашачысына юнәлтелгән, эстетикасы төрле. Шуңа һәр тамашачы анда үзен борчыган проблемаларны табачак.

20, 21 апрельдә Абхазиянең Рус драма театры Казан тамашачысына Антон Чеховның «Чайка» һәм Фазыл Искәндәрнең «Софичка» спектакльләрен тәкъдим итә, 23,24,25 апрель көннәрендә труппа Яр Чаллы шәһәрендә башкалада күрсәтелгән спектакльләре белән чыгыш ясаячак.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ