Җәлил премиясе лауреатлары игълан ителде
Муса Җәлил исемендәге премиянең 2024–2025 елгы дүрт лауреаты билгеләнде. Конкурска 30 кеше үз эшләрен тапшырган, 28 эш кабул ителгән. Быел иң күп эш түбәндәге юнәлешләр буенча күрсәтелгән: иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә – 8 эш һәм музыка сәнгате өлкәсендә – 7 эш.
Жюри әгъзалары карары буенча дүрт җиңүче ачыкланды. Алар арасында шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Дания Галәветдинова (Дания Нәгыйм) татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше һәм «Бөртекләп җырланган гомер» китабын иҗат итүе, шулай ук «Күңелгә илһам килә» җыентыгында шигырьләр туплавы өчен.
Театр сәнгатен үстерүгә, балалар һәм яшьләр өчен татар театрын саклап калуга һәм популярлаштыруга берьюлы ике кеше – Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театры курчак остасы Айвар Гыймаев зур өлеш керттеләр.
Пианист, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең махсус фортепиано кафедрасы мөдире Зөлфәт Фәхразиев музыка сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен премиягә лаек булды.
Премия ике елга бер тапкыр яшьләр һәм яшьләр белән эшләүчеләргә, төрле өлкәләрне үстерүдә катнашкан һәм республиканы данлаучы югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы авторларга һәм коллективларга бирелә.
Белешмә:
Премия 1997 елдан бирле гамәлдә. Төрле вакытларда премия лауреатлары; шагыйрьләр Разил Вәлиев, Зөлфәт, Роберт Миңнуллин, Илдар Юзеев, Ренат Харис, композитор Рәшит Абдуллин, рәссам Валерий Скобеев, скульптор Васил Маликов, драматург Туфан Миңнуллин, сәнгать эшлеклеләре Римма Ибраһимова, Мирсәет Яруллин һәм башкалар танылды. Аларның казанышларын тану иҗатны, фәнни эзләнүләрне үстерүгә, сәнгать әсәрләре тудыруга, яшьләр белән эшләү системасына этәргеч булды.
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы сайты
Комментарийлар