Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәннәт бакчасына сәяхәт

22-23 сентябрьдә «Җәннәт бакчасы: Россия исламы сәнгате» күргәзмәсе үз эшен XII Санкт — Петербург халыкара Берләшкән мәдәниятләр форумы алдыннан финисаж-махсус программасы белән төгәлли. Программа ТР Милли музеенда узачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

«Җәннәт бакчасы: Россия ислам сәнгате» күргәзмәсе — Татарстан Республикасы Милли музееның, стрит-артны тикшерү институтының, Көнчыгыш музееның һәм Мәрҗани фондының уртак проекты. Музейлар тарихи экспонатлар өчен җавап бирде, ә заманча рәссамнар өчен — стрит-артны тикшерү институты. Экспозициядә Татарстан, Дагыстан, Башкортостан һәм Кырымнан заманча рәссамнарның эшләре һәм объектлары тәкъдим ителде.

Күргәзмәнең концепциясе бакчаларны эмоциональ кабул итүгә һәм аларның оҗмах символыннан алып социаль бәйләнешкә кадәр мөселман мәдәниятендәге урынын билгеләүгә корылган. Экспозиция алты зонадан торды: Дөньялар арасы, Бакча, Рухилык, Мәхәббәт, Тәнлек, Үлем һәм ул гөбәдия (күп катлы пирог) — барлык тойгы органнары тарафыннан комплекслы кабул итү принцибы буенча төзелде.

Көн программасы

22 нче сентябрь 

14: 00 – 15.30 «Күргәзмәләр белән эшләүнең яңа формалары: иммерсивлык һәм нарратив архитектурасы» паблик-тогы. Катнашучылар: арт-куратор, стрит-артны тикшерү институтына нигез салучы Полина Е, драматург Айдар Әхмәдиев, этномузыковед, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, Татарстан Республикасы Милли музееның Музей медиаторлары.

15.30 - 16.00 «Мәңгелек юлы»медитатив перформансы. Тән, бию һәм аваз телендә яңача аңлатыла торган яшерен мәгънәләр салынган.

23 сентябрь 11.00-18.00

11: 00 – 12.00 «Финанс маҗаралары бакчалары» китабын тәкъдир итү (6+). 

Автор-театр режиссеры, арт-куратор Т.Р. Имаметдинов тәкъдим итәчәк.

14:00 — 15.00 «Зөһрәт ар-Рияд вә нузхат Әл-күлүб Әл-мирад» «Бакчаларның матурлыгы һәм газап чигүче җаннарның юанычы» фәнни басмасын тәкъдир итү.

Автор-төзүчеләр тәкъдим итәчәк: филология фәннәре кандидаты И.Г. Гомәров, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре С. Т. Рәхимов, филология фәннәре кандидаты А. М. Ахунов.

16.00-16.45 күргәзмә буенча медиация - драматург Айдар Әхмәдиевтан булачак, ди чараны оештыручылар. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ