Логотип Магариф уку
Цитата:

Август аенда истәлекле көннәр

1 – Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне.Россия Кораллы Көчләре тылы көне.Бөтенроссия инкассаторлар көне.Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби бүләк ия...

1 – Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне.
Россия Кораллы Көчләре тылы көне.
Бөтенроссия инкассаторлар көне.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби бүләк иясе Рифат Сверигинга 90 яшь.
Нәкышче-рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шамил Шәйдуллинның тууына 75 ел (1947–2021).
2 – Россиянең Һава-десант гаскәрләре көне.
3 – Карбыз көне.
Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, дин белгече, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Равил Балтановның тууына 95 ел (1927–1998).
4 – Рәссам-график Рәшит Госмановка 85 яшь.
5 – Халыкара светофор көне.
Дирижёр, баянчы, педагог, СССРның халык артисты Владимир Федосеевка 90 яшь.
6 – Хиросима көне. Бөтендөнья атом-төш коралын тыю көне.
7 – Тимерьюлчылар көне.
Александр Блокны искә алу көне.
Совет һәм украин җырчысы, актриса, СССРның халык җырчысы, Украина герое, Ленин комсомолы премиясе лауреаты София Ротаруга 75 яшь.
Журналист, «Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе Альберт Сабировка 60 яшь.
8 – Халыкара альпинизм көне.
Гашура бәйрәме.
Офтальмолог, күз микрохирургы, медицина фәннәре докторы, академик, Социалистик Хезмәт Герое Святослав Фёдоровның тууына 95 ел (1927–2000).
Рус совет язучысы, драматург, сценарист Юрий Казаковның тууына 95 ел (1927–1982).
Рус язучысы, фәлсәфәче Игорь Ефимовның тууына 85 ел (1937–2020).
9 – Нагасаки көне.
10 – Сәясәтче, хокук белгече Анатолий Собчакның тууына 85 ел (1937–2000).
11 – Җырчы, педагог, Татарстанның халык артисты Илсур Сафинга 60 яшь.
12 – Халыкара яшьләр көне.
Россиянең Хәрби-Һава Көчләре көне.
Публицист, әдәбият галиме, нашир-журналист Миңнәхмәт Сәхаповның тууына 65 ел (1957–2020).
13 – Физкультурачылар көне.
Сулагайлар көне.
14 – Төзүчеләр көне.
Балалар шагыйрәсе, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Әлфия Ситдыйковага 65 яшь.
15 – Археологлар көне.
Драма актёры, композитор Шакир Мәҗитовның тууына 115 ел (1907–1968).  
Театр рәссамы, график, Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Эрнст Гельмсның тууына 110 ел (1912–1992).
Шагыйрь Рәхим Саттарның тууына 110 ел (1912–1943).
Язучы, шагыйрь, драматург, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең тууына 85 ел (1937–2014).
16 – Композитор, актёр Шакир Мәҗитовның тууына 115 ел (1907–1968).
Шәрык дөньясы белгече, лингвист, тарихчы, этнограф, археолог Юрий Рерихның тууына 120 ел (1902–1960).
Хоккейчы, тренер, СССРның атказанган спорт остасы Геннадий Цыганковның тууына 75 ел (1947–2006).
Шагыйрь, журналист, күпсанлы җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагуловка 60 яшь.
17 – Совет, азәрбайҗан, рус эстрада һәм опера җырчысы, актёр, композитор, СССРның халык артисты Мөслим Магомаевның тууына 80 ел (1942–2008).
19 – Бөтендөнья гуманитар ярдәм күрсәтү көне.
Умартачылар көне.
Рус язучысы, драматург Александр Вампиловның тууына 85 ел (1937–1972).
Урман белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Россиянең атказанган урманчысы Харис Мусинга 70 яшь.
Рәссам Александр Рябовка 70 яшь.
20 – Педагог, методист, дәреслекләр авторы, тәрҗемәче Нургали Надиевнең тууына 140 ел (1882–1940).
Рус балалар язучысы Иосиф Дикның тууына 100 ел (1922–1984).
Режиссёр, педагог, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Мәҗитовның тууына 90 ел (1932–2004).
Рус язучысы, драматург, сценарист, тәрҗемәче, педагог Василий Аксёновның тууына 90 ел (1932–2009).
Кино һәм театр режиссёры, сценарист, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты Андрей Кончаловскийга 85 яшь.
Язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Вәлинең тууына 80 ел (1942–2020).
Актёр, режиссёр, продюсер Борис Токаревка 75 яшь.
21 – Язучы Газиз Кашапов-Үзиленең тууына 80 ел (1942–1991).
Драма актрисасы, Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллинага 70 яшь.
22 –Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне.
23 – Миһербанлылык һәм шәфкатьлелек көне.
25 – Җәлилчеләрне искә алу көне.
Химик-органик, Россиядәге химия фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе, Петербург Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Николай Зининның тууына 210 ел (1812–1880).
Шагыйрь, әдәбият белгече,педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәет Мәҗитовның тууына 95 ел (1927–2000).
Шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наис Гамбәрнең тууына 75 ел (1947–2005).
26 – Америкада хатын-кызларның тигез хокуклылыгы көне.
Татар совет балалар язучысы Гариф Гобәйнең тууына 115 ел (1907– 1983).
Физика теоретигы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Линар Әминовка 85 яшь.
27 – Россия киносы көне.
28 – Шахтёрлар көне.
29 – Балалар язучысы, әкиятче, журналист, А.Алиш исемендәге әдәби премия иясе Нурия Сәйяргә 70 яшь.
30 – Татарстан Республикасы көне.
Казан шәһәре көне.
31 – Ветеринария хезмәткәрләре көне.
Казан элемтә электротехникумы ачылуга 90 ел (1932).
Химик-органик, фосфорорганик химия фәнни мәктәбенә нигез салучы, Социалистик Хезмәт Герое,Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Александр Арбузовның тууына 145 ел (1877–1968).

                                 ***


Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ