Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтенроссия урманны саклау акциясе узачак

Агымдагы елның 10 октябрендә «Урманны саклыйк» («Сохраним лес») Бөтенроссия акциясе кысаларында Казан янындагы җирлекләрдә агач үсентеләре утыртылачак.

Чара 11.00 сәгатьтә ООПТ «Голубые озера» территориясендә (координаталар: 55.914300, 49.169136) башланчак, утырту өчен барлыгы 105 чыршы, нарат, каштан үсентеләре әзерләнгән. Акция шулай ук тагын өч җирлектә оештырыла: Лаеш районының Вороновка (координаталар: 55.636817, E 49.063531) һәм Орёл (координаталар: N 55.58659, Е 49.08863)авыллары, Казанның Совет районы Чебокса (координаталар: N 55.843000, E 49.337980) торак массивы тирәләренә дә агачлар утыртылачак.

 

Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар үсентеләр һәм эш кораллары белән тәэмин итәчәк.

 

Агач утырту акциясе «Экологическое благополучие» Милли проект кысаларында Татарстанда барлыгы 100 дән артык мәйданда оештырылачак. Сүз уңаеннан, 2025 елдагы эшчәнлек нәтиҗәсендә 700 га мәйданда 2,5 млн. Үсенте утыртылган.

 

Акциядә катнашу буенча тулырак мәгълүмат: https://сохранимлесрф.рф/

 

Автор фотосы.

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ