Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Татарстанда 5 мәктәп төзелгән

Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында ел нәтиҗәләре буенча очрашу булып узды. Татарстанның төзелеш министры Марат Айзатуллин журналистларны 2025 ел йомгаклары һәм 2026 елга эш планнары белән таныштырды.

Мәгариф өлкәсендә, министр сүзләренә караганда, агымдагы елда 5251 урынлык 5 мәктәп һәм 3 уку корпусы, 1580 урынлык 7 балалар бакчасы төзелгән, 265 мәгариф учреждениесе капиталь ремонтланган.

Марат Айзатуллин министрлыкның 48 республика программасын, 7 милли проектны, 4 дәүләт программасын һәм программадан тыш чараларны гамәлгә ашыруда катнашуын искәртте. Аларда 147,9 млрд сумлык 3864 объект кертелгән. 

Җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү буенча 1,9 млрд сумлык 63 парк төзекләндерелгән. «Безнең ишегалды» программасы буенча 10 млрд сумлык 677 ишегалды территориясе төзекләндерелгән.

Автор фотолары 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ