Логотип Магариф уку
Цитата:

Иртәгә рус теленнән БДИ үткәрелә

Аттестат алу өчен рус теленнән минималь бусага –24 балл.

4 июнь көнне рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә. Рус теле урта гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри имтихан һәм югары уку йортларына укырга керү өчен мәҗбүри сынау булып тора. Аттестат алу өчен рус теленнән минималь бусага 24 балл тәшкил итә, ә югары белем бирү программалары буенча укырга кергәндә документлар тапшыру өчен – 40 балл.

Рус теленнән БДИны 16 357  укучы, дәүләт чыгарылыш имтиханын 158 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар тапшырачак.

102 БДИ уздыру пункты оештырылган, шул исәптән 86 имтихан тапшыру пункты гомуми белем бирү оешмалары базасында һәм 16сы өйдә.

БДИ эшендә 5372 педагогик хезмәткәр катнашыр дип көтелә. Имтихан уздыру пунктларында онлайн видеокүзәтү оештырылган.

Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана.

Рус теленнән БДИ 3 сәгать 30 минут дәвам итә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен рус теленнән бердәм дәүләт һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнары 5 сәгать дәвам итә.

Минималь бусаганы узмаганнар  22 июньдә (резерв көндә) тапшыра алачак. Шарт – математикадан уңай нәтиҗә булу.

 8 июльдә рус теленнән БДИ нәтиҗәсен яхшыртып булачак (беренче нәтиҗә исәпкә алынмаячак).

Математикадан (база һәм профиль дәрәҗәләре) БДИ 2026 елның 8 июнендә узачак.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ