Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Ел укытучысы – 2026» бәйгесенең зона этабы узды

10 февраль көнне Казан шәһәре Вахитов районындагы 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы үткәрелде.

Һөнәри сынауда шәһәрнең алты педагогы катнашты. Алар үзләренең укыту осталыгын, заманча алымнарга нигезләнгән эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Бәйгедә катнашучылар:

  • Маргарита Арешина — Яңа Савин районындагы 179 нчы гимназия – белем бирү үзәге физика укытучысы;

  • Айдар Галимов — Идел буе районы 19 нчы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

  • Илья Тарасов — Совет районындагы 121 нче лицейның (Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге) рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

  • Ксения Фазылова — КФУ каршындагы Н.И. Лобачевский исемендәге лицей-интернатның рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

  • Рәшит Фәйзуллин — Авиатөзелеш районы 119 нчы мәктәпнең физик культура укытучысы;

  • Айнур Һадиев — КФУ каршындагы IT-лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Конкурс программасы ике сынаудан тора. «Дәрес» этабында педагоглар дәрес әзерләү, аны үткәрү һәм анализлау өлкәсендәге һөнәри компетенцияләрен күрсәтә. «Педагогик интервью» барышында исә мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре буенча теоретик һәм практик белем дәрәҗәсе бәяләнә.

Зона этабында җиңүчеләр үз районнарын республика күләмендәге турда тәкъдим итәчәк. Алда аларны Бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшы укытучы исеме өчен көрәш көтә.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбуга т хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ