Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанга Түбән Кама театры килә

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры быел 35 еллыгын билгеләп уза. Әлеге уңайдан театрның Казанга зур гастроле оештырыла.

Театр Казанга дүрт спектакль алып килергә җыена. Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры һәм режиссеры Рөстәм Галиев белдергәнчә, гастроль программасында Т. Миңнуллинның “ГӨРГӨРИ КЫЗЫН БИРӘ” комедиясе бар. Р.Галиев комедиянең язылу тарихына да тукталып узды. 

-    «ГӨРГӨРИ кияүләре»  пьесасы Туфан Миңнуллин тарафыннан безнең театр өчен махсус язылган иде. Зәйдә яшәүче  керәшеннәргә багышланган әсәр. Әсәрне үзебезнең театрда куярга әзерләнгән идем. Әмма Марсель Сәлимҗанов Г.Камал театрында  үзем куям, дигәч тыелып калган идем. Шулай да вакытлар узгач, комедияне Түбән Кама сәхнәсенә дә куйдым. Спектакльне тамашачы яратып кабул итте. Туфан аганың әсәрләре халыкчан, һаман да үзенә тартып тора, – ди режиссер.

12–15 февраль көннәрендә узачак иҗади сәфәр вакытында Түбән Кама театры артистлары “Алаша” (Лев Толстой) драмасын, “Сүнгән йолдызлар” (К.Тинчурин), “Нәгыймә” драматик хикәясе (Р.Зәйдулла) һәм “Гөргөри кызын бирә” (Т.Миңнуллин) комедиясен тәкъдим итәчәк. 

Спектакльләрне Казанның  «Московский» мәдәни үзәгендә, А.Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгендә һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт  академия театры бинасында тамаша кылырга мөмкин булачак. 
12+


Материал, фото: Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ